Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшәүдән курыкмыйбыз, ә үлемнән?..

Үлемгә әзерләнү ул – үлемнән соң яшәүгә әзерләнү. Һәркем Аллаһ зиннәтләгән акылын эшкә җигеп, фикерләп карасын, әзерләнәме ул мәңгелектә яшәргә һәм ничек әзерләнә?

Вәгазьче мөнбәре

Аллаһ Раббыбыз яшәешне яралтты, шулай ук Ул үлемне дә яралтты. Яшәү һәм үлем  – кешенең ике халәте. Яшәүдән курыкмаган кеше үлемнән дә куркырга тиеш түгел. Яшәү дә, үлем дә Аллаһның чиксез кодрәтенә дәлил булып тора. Берәү дә үзе теләп, үзе теләгән вакытта яки үзе теләгән урында дөньяга килә алмый, дөньядан үтү дә бездән тормый. Никадәр генә дөньяны яратсак та, барыбер калдырып китәчәкбез. Байның да, ярлының да, көчленең дә, көчсезнең дә, хуҗаның да, хезмәтченең дә үлемнән котылып калу чарасы юк. Тирәннәнрәк уйласаң, үлем дә Аллаһның бәндәгә күп хакыйкатьләрне аңлау һәм тану өчен бирелгән мәрхәмәте. Үлемгә әзерләнү ул – хак мөселман өчен үлемнән соңгы халәткә, ягъни ахирәт тормышына әзерләнүе.

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Ул (Аллаһ) үлемне һәм тереклекне халик кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен», – диде. Әгәр игътибар белән карасак, яшәү үлемнән соң килә. Димәк, яшәү үлем белән тәмамланмый икән. Үлем артында тагын икенче төрле яшәеш бар. Ул без күргән-белгән үлчәмнәрдә түгел, әмма ул бар. Ана карынында да без 4 ай да 10 көн үле хәлдә идек, аның соңында Аллаһ яралтылган җаннарыбызны безгә иңдерде. Шул тән дигән савытта күпмедер яшәгәч, җаныбыз үзен дөнья белән бергә яралткан Аллаһ хозурына күчәчәк. Әмма инде җиргә килеп, тән белән бергә яшәгәннән соң җанның халәте, мәңгелек рәхәттә яки михнәттә булуы җирдә яшәгән кыска гына гомере белән бәйләнгән. Бу дөньяда ни чәчсәң, тегә дөньяда шуны урасың, шуның нәтиҗәләрен дә күрәсең.

Үлем ул – мәңгелек халәткә күчү капкасы гына. Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, нәфесеңнән өстен булып яшәгән хак мөэмин аннан курыкмас, җанын җиңел бирер. Әгәр үзеңне генә яратып, Аллаһны танымыйча, нәфес колы булып яшәсәң, үлем – мәңгелек газапка алып керүче капка, андый кеше үлемнән курка һәм җанын да авыр бирә.

Үлемгә әзерләнү ул – үлемнән соң яшәүгә әзерләнү. Һәркем Аллаһ зиннәтләгән акылын эшкә җигеп, фикерләп карасын, әзерләнәме ул мәңгелектә яшәргә һәм ничек әзерләнә? Әле биреләчәк сорауларга һәркем җавап әйтеп карасын һәм үзенең әзерлегенә бәя бирер...

Беренче сорау. Кем синең яралтучың һәм хуҗаң, ягъни Раббың кем?
Һәркайсыбыз: «Раббым – бөтен галәмнәрнең хуҗасы Аллаһ», – дип әйтә. Әлхәмдүлилләәәһ, Аллаһны танымаучылар күп түгел. Каршы сорау: «Һәрвакыт Раббыбыз Аллаһ икәне исеңдәме, Аның кануннары буенча яшисеңме? Ягъни ышануың-тануың телең белән генәме, әллә гамәлең белән дәме?» Яшәвеңнең һәр мизгелендә Аллаһ исеңнән чыкмаса, һәр эшеңне Ул кушканча һәм Ул риза булырлык итеп яшәсәң,  борчылма. Кайвакытта исеңнән чыгып китә икән, тынычлана алмыйсың. Авырлык килгәндә генә исеңә аласың икән, башка вакытта нәфесең артыннан, байлык артыннан чабасың, башкаларга охшар өчен, үз рәхәтлегең өчен яшисең икән, бел, ул вакытларда синең Раббың – йә нәфсең, йә байлык, йә кешеләр, йә шайтан. Аллаһ мул уңыш бирә, аның безгә кушкан хөкеме дә бар: уннан бере синеке түгел, ятимнәр, мескеннәр, мохтаҗлар өлеше. Әле син ул өлешне тиешле урынга тапшырдыңмы? Юк икән, димәк, Раббыбызны истә тотмыйсың, байлыкка өстенлек бирәсең. Намаз вакыты кереп, намаз укымасаң, ураза җитеп, ураза тотмасаң, ул вакытта кемгә буйсынасың? Кем сине ышандыра ала шул вакыт әҗәл килмәс, дип. Әгәр шул килеш үлеп китсәң, димәк, Раббым, дип йә нәфсеңне, йә байлыкны, йә шайтанны, йә кешеләрне санап, дөньядан көферлек белән үтеп киттең, дигән сүз, Аллаһ сакласын. Кешеләр, бәлки, сине ышанучы дип санарлар, әмма бу очракта син Аллаһка ышанып үлмәдең. «Раббым – Аллаһ», – дисең икән, гел Аның белән генә бул һәм Ул кушканча гына яшә, шулай булса, Ул да гел синең белән булыр һәм ышанучы булып, иман белән дөньядан үтәрсең.

Икенче сорау. Кайсы китап синең китабың?
«Китабым Коръән», – дисеңме? Бик әйбәт. Нәрсә соң ул Коръән? Коръән ул – Аллаһның кешелек дөньясына биргән илаһи программасы һәм инструкциясе. Җир йөзендә кеше кулы белән эшләнгән һәр механизмның да инструкциясе бар. Әгәр инструкциясен үтәмәсәң, ул сафтан чыга. Аллаһ та барча галәмнәрне яралтты һәм кешелек һәлак булмасын өчен яшәү рәвеше ничек булырга тиешлекне Коръәндә ачык бәян итте. «Китабым Коръән», – дисең икән, ул синең тышкы һәм эчке дөньяны дөрес итеп тәртипкә салуда һәм сиңа Аллаһка якын булуга һәрчак ярдәмче булырга тиеш. Ә син Коръәнне кайчан кулыңа аласың? Әллә бер дә алмыйсыңмы? Әллә мәетләр янында, бәйрәмнәрдә, аш мәҗлесләрендә генә укыр өчен кулланасыңмы? Тормышыңны башка кануннарга таянып, башка программалар буенча төзегән булсаң, тынычланма, син Коръән юлында түгел, син нәфес юлында. Кайсы китап буенча яшәсәң, шул китап әһеле булып Аллаһ каршында хисап кылынырсың.

Өченче сорау. Пәйгамбәрең кем?
Әгәр: «Пәйгамбәрем Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)», – дип саныйсың икән, аның сүзләренә колак сал, ул өйрәткәнчә яшә. Әгәр аның сүзләре синең йөрәгеңдә икән, димәк, син аның өммәте. Пәйгамбәребез өммәтенә мөрәҗәгать итеп: «Мин сезгә ике әйбер калдырам. Әгәр сез шуңа ныгытып ябышсагыз, беркайчан да дөрес юлдан тайпылмассыз. Аның берсе –Аллаһның китабы Коръән һәм минем Сөннәтем», – дигән иде. Хәзер үзеңә сорау бир: Пәйгамбәребезнең Сөннәтеннән синдә нәрсә бар? Иртән торгач тәүге адымыңнан башлап, ашаган ризыгыңның һәр кисәге, йокларга ятуың, балалар тәрбияләвең Пәйгамбәребез өйрәткәнчә булса, димәк, син аның өммәте. Борчылма! Киресенчә икән, тынычланырга иртәрәк. Кемнәр өйрәтүе буенча, кемнәрдән үрнәк алып яшисең, син шулар өммәте. Ахирәт көненә ышанам, дисең икән, бу дөньяда яшәвеңне Пәйгамбәребезнең шәфагатенә ирешерлек итеп тәртипкә сал.

Дүртенче сорау. Нинди дин – синең динең?

Әйе, «дин» дигәндә ислам дине күз алдына килә. Чөнки барча пәйгамбәрләргә килгән дин – ул ислам дине. Ислам – кешеләрне Аллаһка якынайта торган бердәнбер юл. Аллаһка якын буласың килә икән, ислам кануннары буенча яшә. Ә хәзер инде үзеңә сорау бир. Яшәү рәвешеңдә, гаиләңдә ислам диненнән нәрсә бар, кайсы кануннарын үтисең? Юк икән, димәк, динең ислам түгел, урының җәннәттә түгел. Хәтта намаз укыганда да Аллаһны искә алмыйсың икән, димәк, син бу юлда чит кеше, яки икейөзле, ялганчы. Ахирәт газапларыннан котылыйм, дисәң, динең йөрәгең аша үтсен. Әлеге сораулар бик әһәмиятле. Кеше тормышта әллә ниләр эзли, әллә кайларга омтыла, әмма Аллаһтан ерагаеп, чын хакыйкый бәхетне югалтуын күп вакыт үлем килүдән элек аңлый алмый. Шуның өчен Пәйгамбәребез: «Үлем – иң зур гыйбрәт һәм иң зур гыйбадәт», – диде. Үлем безгә ни өчен яшәвебезне аңларга, гамәлләребезне төзәтергә, күңелләребезне нечкәртергә ярдәм итә. Аллаһ биргән акылларыбыз белән фикерләп бу дөньяда туры юл – дин юлыннан тайпылмыйча, фәкать Аллаһ коллары гына булып, нәфес колы булмыйча яшәргә һәм дөньядан иман белән үтеп, мәңгелек сәгадәткә күченергә Аллаһ һәркайсыбызга насыйп итсен.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Фото: баш мөхәррир

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үлем