Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшенә түгел, гыйлеменә кара

Ияс әйтә: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбү Бәкр һәм Гомәр булган гаскәргә башлык итеп куйганда Үсәмә ибн Зәйдкә ничә яшь булган, миңа да шул хәтле»

Гомәр ибн Габдел-Газиз үзе хәлифәлек иткән чорда Гыйрактагы Басра шәһәренә казый сайлау эшен ничек хәл итәргә белмичә уйга кала. Ул күздә тоткан ике кешенең икесе дә тирән гыйлемле, зирәк фикерле һәм, нәкъ хәлифә теләгәнчә, Аллаһ китабы буенча гаделлек белән һәм хаклыкны әйтергә курыкмыйча хөкем итәргә кодрәтле кешеләр була. Хәлифә аларның икесен бер дәрәҗәдә күрә, кайсын сайларга белмичә, бу эшне Гыйрак җирлегендә җитәкчелек итүче Гади ибн Әртаһка тапшыра. Гади бу ике кешене – Ияс ибн Мугавия һәм Касим ибн Рабиганы үзенә чакыра: «Үзегез бу турыда нәрсә уйлыйсыз?» Ияс белән Касим икесе дә бер-берсе турында: «Ул бу эшкә лаеклырак», – дип, бер-берсенең өстенлекләрен һәм гыйлемен искә ала башлыйлар. Ияс: «Минем белән Касим турында Гыйрактагы өлкән галимнәребездән сора», – ди (аның үзенең бу галимнәр белән элемтәсе булмый, ә Касим алар белән бик еш күрешә торган була. Шул сәбәпле, аның турында яхшы сүз әйтерләр дип уйлый). Ә Касим әйтә: «Беркемнән дә сорау кирәкми. Аллаһ белән ант итәм, хакыйкатьтә Ияс Аллаһ динен һәм казыйлык эшен миңа карганда яхшырак белә». Мөселман кешесе Аллаһ белән ант иткәч, җитәкче аңа ышанмый булдыра алмый, казый итеп Иясны билгели. Менә шулай борынгы галимнәребез үзләренең гыйлемнәре белән горурланмаганнар һәм дәрәҗәгә омтылмаганнар, киресенчә, гыйлем белән тиешле дәрәҗәдә гамәл кыла алмасак, Аллаһ каршында җавап тотканда кыен була диеп курыкканнар.

Ияска килгәндә, ул, чыннан да, инде егет чагында ук өлкән яшьтәге табигыйннарга караганда да күбрәк белемгә ия була. Алар аның зирәклеген һәм гыйлемен белеп алгач, аңа дәрес алырга йөри башлыйлар һәм намазда имам итеп куялар.

Шулай бервакыт Габдел-Мәлик ибн Мәрвән үзе хәлифә булыр алдыннан Басрага килә. Шул вакытта Иясны намазда имам итеп бастыралар. Ә арттагы кешеләр арасында өлкән яшьтәге дүрт Коръән-хафиз да була. Габдел-Мәлик, аптырап, аларга мөрәҗәгать итә: «Бу малайны бастырмасалар, шундый хөрмәтле шәйхлар үз араларыннан имам булып басардай кеше тапмадылармы?» Һәм Ияска борылып әйтә: «Сиңа ничә яшь?» Ияс әйтә: «Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбү Бәкр һәм Гомәр булган гаскәргә башлык итеп куйганда Үсәмә ибн Зәйдкә ничә яшь булган, миңа да шул хәтле». Шуннан соң Габдел-Мәлик динебездә вазифа яшькә карап түгел, ә шул тапшырыласы эшне кем яхшырак эшли, шуңа бирелергә тиешлеген исенә төшерә һәм әйтә: «Алга чык (имам бул), әй, егет, алга чык, Аллаһ сиңа бәрәкәт бирсен!» Менә шулай, өлкән яшьтәге Коръән-хафизлар да яшькә караганда гыйлемне өстен куйганнар һәм егерме яше дә тулмаган егеткә оеп намаз укудан читенсенмәгәннәр. Чөнки алар кыямәт көнендә Аллаһ каршындагы җаваплылыктан курыкканнар һәм белгәннәр – динебездә беренче чиратта һәр өлкәдә гыйлемгә игътибар ителә.

Гомәр хәзрәт Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев