Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яшәсен игелекле кешеләр! (+фото)

Үткән ел бик күп игелекле кешеләр ярдәме белән төзелгән, ачылган мәчетебезне бу көннәрдә тышкы яктан җылыту, заманча сайдинг белән төрү, тышлау эше башланды. Бу эш тә игелекле кешеләр ярдәме белән тормышка ашырыла.

Шунысы аеруча сокландыра: безгә авылыбызда туып-үсмәгән райондашларыбыз, хәйриячеләребез дә күп ярдәм күрсәтә.

Иске Салавычта туып-үскән, “Стройград” ширкәте җитәкчесе Наил Сафиуллин сайдинглар алырга 50 мең сум акча бирсә, Нормада яшәүче Раушан Насыйбуллин 20 мең сумлык җылыткыч материаллар алып бирде. Раушан мәчет ачылгач, кухня шкафы алып биргән иде инде.

“Татарстан” хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллиннан, мәчет төзи башлаганнан бирле болай да күп ярдәм күргән идек инде, бу юлы да мәчет тышлауда эшләүче егетләргә хезмәт хакы түләргә риза булды.

Рафаэль Сабирҗанов, Рифат Сабиров, Раушан Зиннәтуллин, Фәргать Бәдъгетдиновлар бик тырышып, булдырып эшлиләр.

Авылдашларыбыз да әледән-әле сәдакәләр белән сөендерә, бу эш башлангач та, теләге булган һәр гаилә 500әр сум акчалата ярдәм итте. Бу игелекле эшкә хезмәтләре, ярдәмнәре кергән һәркемгә Аллаһының рәхмәте булсын!

Рауза Зиннәтуллина,
ветеран укытучы.
Яңа Салавыч авылы.

Гөлсинә Гарипова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәчет