Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Яулык ябып, түбәтәй киеп...

Балтач үзәк мәчете мөселман балалары өчен оештырылган җәйге ял чараларын 25 июньдә башлап җибәрде.

«Лагерьның максаты - балаларда әхлак нормалары булдыру, дини тәрбия бирү. Монда 6 яшьтән алып 14 яшькәчә малайлар һәм кызлар йөри. Биредә ике смена эшли. Вакытны файдалы һәм кызыклы итеп үткәрү өчен төрле студияләр бар: «Бар итүче Аллаһ», «Кошлар - безнең дуслар», «Сәламәт тәндә - сәламәт акыл», «Иң кадерле әнием». Балалар өчен кызыклы, тәрбияви уеннар, экскурсияләр оештырыла. Быел «Раиф» мәчетенә барганнар, әле алга таба Чепья «Халыклар музее»на сәяхәтләргә җыеналар икән. Мәчет стеналарын балалар үзләре ясаган стенгазета, рәсемнәр бизәп тора. Балаларга барлык уңайлыклар булдырылган. Малайлар спорт, теннис, шахмат белән кызыксынса, кызлар болынга сәяхәт кыла. Файдалы үләннәр җыялар, кайткач пешекче апалары аларны үзләре җыйган үләннәрдән ясалган тәмле чәй белән сыйлыйлар. Болар барысы да сәламәтлеккә файдалы йогынты ясый. Уйнап, арып-талып кергәч, өйлә намазын уку - алар өчен бәхет. Бу арада бистә урамында башларына яулык ябып, түбәтәй киеп йөрүче балалар еш күренә. Нәкъ менә алар мәчеттә ял итеп кайтучылар инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250