Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Явызлыкны... яхшылык җиңә

Вәгазьче мөнбәре.

Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: «Яхшылык илә явызлык бертигез булмаслар, чөнки яхшылыкта файда һәм савап бар, явызлыкта зарар һәм газап бар. Әгәр сиңа берәү явызлык кылса, син аңа җавап итеп, яхшылык кыл, ул кеше сиңа начарлыкны дошманлык белән кыладыр, әмма син сабыр ит һәм дә аның явызлыгына каршы һәрвакыт изгелек ит, соңрак ул синдә явызлыкның юклыгын белеп, явызлык итүеннән туктар һәм, тәүбә итеп, синнән гафу сорар, аннары бер-берегезгә якын дус булырсыз. Ләкин бу эшне һәр кеше эшли алмас, мәгәр көчле иманлы, чын сабыр мөэминнәр генә эшли алырлар, вә явызлыкка каршы изгелек итү һәрбер кешегә бирелмәс, мәгәр олуг бәхетле кешегә генә бирелер. Әгәр явызлык итүчегә изгелек итәргә шайтан сиңа ирек бирмәсә, шайтанның шәреннән Аллаһка сыен, Ул сине шайтан вәсвәсәсеннән саклар, аннары явызлыкка каршы изгелек итә алырсың. Ул – Аллаһ – ишетүче вә белүчедер». Нинди гүзәл, мәгънәле сүзләр! Ихласлык белән әхлакка чакыру!

Нәрсә соң ул явызлык? Кем соң ул – явыз кеше? Җир йөзендә үзен явыз дип санаучы берәр кеше бармы икән? Мөгаен, юктыр. Алай булгач, явызлык та юкмы әллә? Барыбыз да әйбәт булгач, явызлык кайдан килеп чыга? Берәүнең дә явызлыкны җене сөйми. Шулай булгач, ул тормышыбызга ничек килеп керә?! Явызлык ул – ут кебек. Утның көче бар нәрсәне юкка чыгаруга, яндыруга корылган. Явызлык та, ут шикелле үк, куркыныч һәм дәһшәтле. Шулай булса да, утның да, явызлыкның да йомшак яклары бар. Әгәр учакка яну өчен нәрсә дә булса өстәп тормасак, ул үзеннән-үзе бетә, юкка чыга. Шуның кебек үк, явызлыкны да әледән-әле котыртып, куәтләп тормасак, ул үзеннән-үзе бетә. Шуның өчен дә Аллаһ Раббыбыз явызлыкка яхшылык белән каршы торырга кушкан.

Явызлыкның үзәге – ачу килүдә, комсызлыкта, кирелектә, сатлык булуда, монафыйклыкта күренә. Әмма аның нигезе, тамыры «мин-минлек»кә барып тоташа. Менә ни өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күңелендә тузан бөртеге кадәр генә тәкәбберлек булган кеше җәннәткә кермәс», – дигән. Тәкәбберлек, үзеңне генә ярату, өстен кую – менә явызлыкның чыганаклары.

Әмма күп очракта тормышыбыздагы авырлыклар, кыен хәлләр башкаларның кылган эшләре аркасында түгел, безнең тирә-юнебездәгеләрне дөрес аңлый алмавыбыз нәтиҗәсендә килеп чыга. Әгәр башкаларны аңларга тырышсак, без: «Явызлыкка – явызлык», – дигән фикернең гаять дәрәҗәдә хата булуын танырбыз.

Тормыш бик сак эш итүне сорый. Фикерләреңне, сүзләреңне, хәрәкәтләреңне ныклы контрольдә тоту бик мөһим. Шул вакытта гына без бик күп бәлаләрдән азат булырбыз. Әмма еш кына онытабыз: башкалардагы усаллык та нәкъ безнеке кадәрдер, артык та түгел, ким дә түгел. Башкаларның безне аңлауларын, хөрмәт итүләрен телибез, шул ук вакытта үзебез дә башкаларны аңларга, яратырга, ихтирам итәргә тиеш дип уйламыйбыз. Без күпме генә тырышсак та, тәрбияләсәк тә, янына ятып, чәчләребезне йолкысак та, балан агачы виноград бирмәс. Без аның балан булуы белән килешергә, файдалы якларын өйрәнеп, куллана белергә тиеш. Тормыш бай бит. Ямьсез гадәтләр, яман холыклар булган кебек, уңай күренешләр, уңай холыклар да җитәрлек. Безгә аларны күрә, бәяли белергә генә кирәк. Балан агачында виноград үсмәсә дә, без аны балан булганы өчен яратыйк. Нота да 7 төрле һәм төрле-төрле тавышка ия. Әгәр барысы да бер төрле булса, көй чыкмас иде. Күңелгә ятышлы көй, симфония булсын, колакларны сөендерсен өчен аларны кемдер бер тәртипкә салырга һәм бер дирижерның һәр хәрәкәтен карышмыйча үтәргә кирәк. Дөнья да гүзәл, кешеләр дә гүзәл һәм менә шушы гүзәллек камиллеккә ирешсен, бер-беребез белән килешеп яшик дисәк, олуг яратучы Аллаһ кануннарына буйсынып, Аның хөкемнәреннән чыкмыйча яшәү кирәк.

Беребез дә мәңгегә килмәгән. Кыска гына, бер мизгел генә булган гомеребезне Аллаһка мәхәббәт, бер-беребезгә мәрхәмәт һәм итәгать белән яшәүләребезне Хак Тәгалә насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вәгазьче мөнбәре җәлил хәзрәт фазлыев