Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Йөкле хатын-кызга зиратка барырга ярыймы?

Күптән түгел әнием вафат булды. Мин йөкле. Каберенә барырга телим, тик туганнар: “Карындагы балага зыян килергә мөмкин, авырлы килеш зиратка барырга ярамый”, — ди. Бу чынлап та шулаймы? Әлфия, Лениногорск.

Сорауга “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН җавап бирде:
— Кадерле кешеләребезнең арабыздан китүе — зур сынау. Сезгә Аллаһ сабырлык бирсен. Йөкле хатын-кызга зиратка керү рөхсәт ителә, тик бу хәерле булмас. Ни дисәң дә, зират ул — моңсу урын. Анда елыйсың да, борчыласың да. Мәрхүмнәр барысын да ишетә. Әниегезгә дә, сезнең кайгырганны ишетеп-күреп, җиңел булмас. Үзегезгә дә авырлы чакта уңай кичерешләр күбрәк кирәк. Әгәр күңелсезләнәсез, әниегез рухын сөендерергә телисез икән, дисбе алып тартыгыз. Догалар укыгыз. Бу аның өчен күчтәнәч сыман булачак. Ә бала тапкач, әниегезнең каберен зиярәт кылырсыз, җыештырырсыз, чәчәкләр утыртырсыз. Әлегә сабыр итегез.

Чыганак: "Ирек мәйданы"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират