Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Йөрәк... карала ала? Нидән карала соң ул?

Безнең күзләребез йөрәккә бәйләнгән. Күңел йомшак икән, күз яше коярга сәләтле. Күңел кара икән – нәтиҗәсе нинди икәне билгеле. Безнең ерак бабаларыбыз Аллаһыдан куркып елаучылардан булырга теләгән.

Көннәрдән бер көнне Укба ибн Әмир Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә килеп: “Әй, Аллаһының илчесе! Безне нәрсә коткара алыр?” – дип сораган. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Телегезне тыегыз, яши торган урыныгызны тормыш итә алырлык дәрәҗәдә төзегез һәм яман гамәлләрегезне бетерүне үтенеп сорап, елагыз”, – дип җавап биргән.

Безнең күзләребез йөрәккә бәйләнгән. Күңел йомшак икән, күз яше коярга сәләтле. Күңел кара икән – нәтиҗәсе нинди икәне билгеле. Безнең ерак бабаларыбыз Аллаһыдан куркып елаучылардан булырга теләгән. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Раббым! Кирәкмәгән белемнән, синнән курыкмый торган йөрәктән, Син кабул итмәгән догалардан Үзең сакла!” – дип дога кылган.

Галимнәребез әйткән: “Йөрәк түбәндәге гамәлләрдән каралыр”:

1.Файдасыз сүздән

2.Кемгә дә булса биргән вәгъдәне бозудан

3.Еш көлүдән

4.Ризыкны артык күп ашаудан

5.Күп гөнаһлар кылудан

6.Начар гадәтле кешеләр белән дус булудан.

(Рамил һәм Эльмира Хисамовларның “Рамазан” ислам календареннан)

Сораштыру:

Ә сез еш елыйсызмы?

–Бик еш

–Юк кына әйберләр дә күңелгә тия

–Әниләр турындагы җырларны тыныч кына тыңлый алмыйм

–Үземне тыярга тырышам

–Никадәр теләсәм дә, күз яше чыкмый

–Һаман елап кына утырып булмый

–Елап, стресстан бушанам

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йөрәк