Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Юл догасы яки дингә килүнең бер сәбәбе (+фото)

Армия озаткан чагында күрше Зарип абзыйның укыган юл догасы Нурзада язмышында  бөтенләй башка борылыш алырга сәбәп була. Моны дога тәэсире дими, ни дисең?!

Үзгәреш еллары була ул. Гарәпчә танып уку, намазга басу теләге аны мәчеткә алып килә. Хәрефләрне өйрәнү, ныклы база туплау бернинди авырлык тудырмый аның өчен. Озак та үтми авыл халкы имам вазыйфасына  кодалый үзен. Төгәлрәге әлеге хезмәтне башкарырга кеше таба алмагач, мәҗбүр итеп куялар.

- Ул чакта имам эшен бабайлар эше итеп карыйлар иде. Әмма имамлык итү бик четерекле хезмәт.  Һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Белем белән генә дә булмый. Халык белән эшләү сәләтең булу кирәк. Имамнар бит алар җәннәткә дә иң соңыннан керә, диләр. Чөнки барысы  өчен дә җавап бирәсе, яхшы булса да, яман булса да, имамга җавап тотасы, – ди Нурзада хәзрәт.

Дингә килер өчен бер сәбәп кирәк, диләр.  Ор авылында туып-үскән, зоотехник белгечлеге алып, туган районына эшкә кайткан егеткә ислам диненә якынаю өчен нәрсә сәбәп булган соң?

Бу хакта тулырак 17 август санында дөнья күрәчәк "Хезмәт" газетасының "Нәсыйхәт" сәхифәсендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев