Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Юл хакы

Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр бу хакларны үти алмыйсың икән, бу юллардан йөрмә, бу юлларда утырма, хак-ларны үтәсәң генә йөр! Чөнки юл уртак, ул синеке генә түгел, һәрбер кешенең аңа хакы бар!»

Аллаһы Тәгалә кешеләрнең хакларын саклар өчен, тормышта тәртип булсын, кеше бөек дәрәҗәләргә ирешсен өчен ниндидер кануннар, кагыйдәләр куя, урнаштыра. Динебез, шәригатебез шул кадәр камил: анда һәр нәрсәнең үз тәртибе бар. Ашау-эчү, йоклау, мәчеткә керү-чыгу, күрешү, гыйлем алу... – барысының да тәртибе каралган.  Хәтта без көн саен йөри торган юлның да үз кагыйдәләре бар. Бу хакта хәдистә: «Кешеләр йөри торган юлда утырудан сакланыгыз», – диелә.

Сәхабәләр Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) шулай дип мөрәҗәгать итә: «Йә Аллаһның илчесе, була шундый вакытлар, очраклар кайчан безгә юлда сөйләшергә туры килә». Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Әгәр дә шулай булса, юлның хакын үтәгез!»

Сәхабәләр: «Юлның хакы нәрсә?» – дип сорагач:
–Үзегезнең басып торуыгыз белән, сөйләшеп торуыгыз белән, хәрәкәтләрегез, эшләрегез белән кешеләргә зыян китермәгез.
–Әгәр дә сезнең белән исәнләшсәләр, сәламне кайтарыгыз.
–Бер-берегез белән яки бүтән кешеләр белән сөйләшсәгез, матур сүзләрне сайлап сөйләшегез, матур рәвештә, яхшы рәвештә, кычкырмыйча, сүгенмичә, әдәпне саклап сөйләшегез.
–Әгәр дә берәр кеше юлны сораса, адашкан булса, аңа юлны күрсәтегез.
–Әгәр дә берәр кеше юлда мохтаҗ булып калса, (мәсәлән, машинасы ватылды ди яки бүтән сәбәпләр) аңа ярдәм итегез.
–Әгәр дә берәр кешегә золымлык кылсалар, кыерсытсалар, аңа булышыгыз.
–Әгәр берәр кешегә берәр нәрсәне күтәрергә кирәк булса, ярдәм итегез...

Күргәнегезчә, юлның хаклары бик күп. Һәм Пәйгамбәребез әйтте: «Әгәр бу хакларны үти алмыйсың икән, бу юллардан йөрмә, бу юлларда утырма, хак-ларны үтәсәң генә йөр! Чөнки юл уртак, ул синеке генә түгел, һәрбер кешенең аңа хакы бар!»

Юлларда төрле кагыйдәләр бар. Ислам галимнәре аларны тикшергәч, күбесен кабул иттеләр һәм мөселманнарга да аларны кабул итәргә куштылар.

–Әгәр синең машина йөртергә рөхсәтең, гыйлемең юк икән, синең машина йөртергә хакың юк, чөнки син йөри белмәвең белән үзеңә һәм кешеләргә зарар китерә аласың.
–Әгәр дә кагыйдә буенча машинада саклану каешын эләктерергә каралган икән, моны да эшләргә кирәк.
–Шулай ук кешеләрнең җаннарын һәм малларын  хөрмәт ит. Күпләр машинага утырганда бу мәсьәләгә бик җиңел карыйлар.
–Тизлек! Билгеле бер тизлек билгеләнгән икән, моның сәбәбе бар һәм тизлегеңне арттырма.
–Светофорлар бар икән, алар юлда тәртип булсын өчен куелган, ә ислам тәртиплелеккә чакыра.
–Шулай ук юлда сиңа комачаулый торган, игътибарыңны читкә юнәлтә торган (әйтик, телефон) әйберләрдән саклан. Бу синең һәм башкаларның куркынычсызлыгы өчен мөһим.
–Әгәр дә син йокламадың, йокың килә яки бик нык арыдың икән, юлга чыкма. Моның белән үзеңне дә, башкаларны да һәлак итәргә мөмкин.
–Шулай ук машинаңны дөрес урынга кую да бик мөһим. Ул башкаларга зарар китермәсен, комачауламасын, чөнки юл синеке генә түгел, бөтен кешенеке.
–Тиз йөрү, урыннан кинәт кузгалу, куркыта торган тавыш белән кычкырту – шулай ук тыелган.
–Кешеләр үтә торган урынга якынлашканда тизлегеңне алдан ук кимет, аларны куркытма.
–Юлда йөргәндә изгелек кылудан туктама. Сәфәргә кузгалганда исә машинаңның төзеклеген тикшер, Аллаһка тапшырып юлга чык.

Рамил хәзрәт Гыйльманов,
Балтач бистәсе «Ислам нуры» мәчете имам-хатыйбы.

Фото: баш мөхәррир

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия ислам