Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Юмартлар җәннәткә беренче керерләр

Юмартлык нәрсә ул?

Юмартлык - Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтләргә шөкер итү, жәлләми бирү, биргән өчен берни көтмәү. Фәкыйрьлектә азга канәгать, бай хәлендә исә ихтыяҗы булганнарга ярдәм итү, Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның колларына якын булу. «Юмартлык йөрәкләре иман нуры белән нур¬ланган кешеләргә хас. Юмартлык ул жәлләмичә, ләкин кирәгеннән ашу булмаган күләмдә малыңны кирәк булган урыннарга, үзеңә, якыннарыңа вә мохтаҗларга сарыф кылудыр».

Шулай ук, юмартлык ул - ачык күңеллелек, акча-малны хәерле җирләргә, шәригать кушканча сарыф итүдән ләззәт алу, сөенеп Аллаһ ризалыгы өчен ярдәм итү. Моңа каршы сыйфат - саранлык - мескенлек һәм фәкыйрьлектән куркып мал җыю, Аллаһтан һәм кешеләрдән ерагаю, җәһәннәмгә якынаю.

«Бел, акча билгеле бер максатларда кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен яратылган. Сарыф итү кирәк булганда акчаны са¬рыф итмәү саранлык була, ә кирәк булмаганда сарыф итү исраф дип атала. Алар икесе арасындагы уртача юлны алып бару гына мактаулы санала».2 Шул урта юл юмартлыкны аңлата. Юмарт булу өчен кулың белән биреп, йөрәгең-күңелеңнең шуңа риза булуы кирәктер.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә боера: «Кулыңны үз муеныңа бәйләмә (саран булма); кулларыңны җәеп тә җибәрмә (артыгын юмартланма да). Ахырда (саран дип) сине ачуланырлар, (малыңны туздырып) син бичара хәлдә калырсың». «Бәни Исраил / Ягъкуб балалары», 17:29

«... алар сарыф иткәндә исраф кылмыйлар һәм саранланмыйлар, мондый чикләргә төшмичә уртача булалар...» «Фуркан / Аеручы», 25:67

Сарыф итү төрләре

Саранлык һәм юмартлыкның нәрсә икәнен белү һәр мөселманга лаземдер. Чөнки кеше үзен юмарт дип уйлап, башкалар аны саран исәпләргә мөмкин. Моны аңлау өчен сарыф итү төрләрен карап үтәргә кирәк.

«Кешеләргә сарыф ителә торган нәрсәләр дүрт төркемгә бүленәләр: сәдака, юмартлык күрсәтү, намусны саклау, кеше хезмәтен кулланган өчен түләү.

Сәдакага килгәндә, мәгълүм булганча, кешегә аның өчен әҗер була.

Юмартлык күрсәтү дигәндә, без малны байларга һәм мәшһүр кешеләргә сарыф итүне, ягъни аларга карата кунакчыллык күрсәтүне, бүләкләр бирүне, ярдәм итүне күз алдында тотабыз. Боларны сәдака дип санап булмый, чөнки сәдака мохтаҗ кешеләргә генә бирелә. Шулай булса да, бу нәрсәләр ярдәмендә кеше дуслар, кардәшләр тапканга күрә, ул сарыф итүләр дингә файда китерәләр. Моннан тыш, болар ярдәмендә кеше үзендә юмартлык сыйфатын булдыра. Юмартлык күрсәткән өчен дә зур әҗер булачак. Бик күп хәдисләрдә бүләкләшү, кунакчыллык, кешеләрне сыйлау турында сөйләнә. Әмма мондый очракларда бары тик мохтаҗларга һәм ярлыларга гына сарыф итәргә кирәк дигән хәдисләр юк». (Мөхәммәт Җамалетдин Әл-Касыйми. Мөэминнәргә нәсыйхәтләр. - Казан: «Матбуган йорты» нәшрияты, 2004. - Б.258.)

Мәҗбүри сарыф итүләр ике төрдә булалар: шәригать буенча тиеш булган сарыф итү һәм юмартлык, гадәт сәбәпле сарыф итү. Бу ике төр сарыф итүне дә үтәүче юмарт була. Беренчесеннән яки икенчесеннән баш тартучы саран санала. Ә шәригать боерган җирләргә сарыф итүдән баш тартучыны, мәсәлән, зәкәт түләмәүче, гаиләсен тәэмин итмәүчене иң сараны дип әйтеп була.»

Кыямәт көнендә түбәндәге сарыф итү өчен хисап соралмас:

- әти-әнигә тоткан акча-мал өчен;

- ифтар үткәрүгә киткән акча өчен;

- сәхәр ашатырга тотылган мал өчен;

- гаилә әһеленә, өй кирәк-яракларына, балаларына сарыф ителгән мал өчен.

Юмартлык күрсәтүнең әдәбе

Ризаэтдин Фәхреддин әйтүенчә: «Бер үк җәмгыятьтә төрле кешеләр яши. Алар арасында көчлеләр дә, зәгыйфьләр дә, байлар да һәм ярлылар да, кечкенәләр дә вә олылар да, галимнәр дә вә наданнар да бар. Кеше, дөньяда никадәр бай, никадәр көчле-куәтле булса да, бер үзе генә яши алмас иде. Ул башка кешеләрнең ярдәменә дә мохтаҗ. Шуның өчен ди-небез үзара ярдәмләшүне фарыз кылган».2 Юмартлык һәм ярдәмләшү Коръән һәм хәдисләрдә дә мактала. Хәсән ибн Гали: «Киң күңеллелек -башкалар синнән сораганчы ук шәригать хуплаган нәрсәләрне үз теләгең белән кылу; уңайлы вакытта кешеләрне кунак итү; сораучыга карата мәрхәмәтле булу һәм бирүченең юмартлыгы ул», - дигән. Бу уңайдан, Имам Әш-Шәфигыйның әйткән сүзләре игътибарга лаек: «Өч иң яхшы гамәл: фәкыйрь чакта юмартлык күрсәтү, ялгыз чакта тәкъва булып калу һәм кешеләр куркып торган адәмгә хак-дөресен әйтү».

Юмартлык әхлагының әдәб-этикетын кыскача түбәндәге рәвештә сурәтләргә мөмкин:

-ярдәм итү иң әүвәл Аллаһы Тәгалә өчен һәм Аның юлында булырга тиеш, фәкать Аллаһ ризалыгын алырга тырышкан өчен әҗер-савап бирелер; мөэминнәрне сыйфатлаганда Аллаһы Тәгалә алар турында әйтә:

«Алар күзгә күренмәгәннәргә ышана, намазларын дөрес итеп укый. Без биргән малларын Аллаһ юлында сарыф итә». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:3

- юмартлык «бөтен мал-мөлкәт Аллаһныкыдыр» дигән шигарь астында булырга тиеш, ягъни бирүче фәкать Аллаһы Тәгалә, ә юмарт - сарыф итүгә сәбәпче генә, шуңа күрә мөселман кешесенә: «Мин булмасам, син хәзер ач-ялангач йөрер идең», - дип әйтү килешмәс;

- малның яхшысыннан-сыйфатлысыннан өлеш чыгарылырга тиешле, бозык-кирәксезеннән түгел; биргән малың булса, шундый булсын: сиңа тәкъдим итсәләр, үзең риза булып алырлык;

«Әй, мөэминнәр, җыйган малларыгызның иң затлыларын гына вә сезнең өчен җирдән чыгарганнарыбыздан (сәдака, хәер, зәкәт биреп, Аллаһ юлында) сарыф итегез. Күз йомып (чыраегызны сытып, җирәнеп кенә, теләр-теләмәс кенә) алырдай затсыз малны бүләккә бирмәгез

(үзегезгә ошамаган, гамәлгә яраксыз мал хәергә бирелмәс). Белеп торыгыз, Аллаһ чиксез бай һәм мактауга лаек». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:267

- юмартлык - үзең яраткан әйберне биргәннән ләззәт алу. Шуңа күрә дә, миңа бу әйбер ошамый, бәлки кемгә дә булса ярап куяр әле, дип кенә нәрсәнедер бирү - бары тик исрафтан качу, ә чын юмартлык түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәндә кисәтә:

«Сез сөекле нәрсәләрегезне (мал-мөлкәт, сәдака, зәкәтләрегезне Аллаһ юлында) сарыф итмәсәгез, игелеккә ирешә алмассыз. Сез нәрсә сарыф иткәнегез-итмәгәнегезне дә Аллаһ белеп тора». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:92

- биргәндә ихлас күңелдән бирергә; күңелсезләнеп-кәефсезләнеп биргән очракта - бу юмартлык хисапланмас, савабы да шулкадәр булыр;

- халыкның дикъкатен алып, күрсәтеп сарыф итү - яхшы гамәлләрдән түгел, ул Аллаһы Тәгаләнең ризалыгыннан ерагайта; башкалар минем нинди юмарт икәнлегемне күрсеннәр дип кенә сәдака бирү рияга китерә; Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Әй, мөэминнәр, кешеләргә күрсәтер өчен генә сәдака-мал бирмәгез. Аллаһка, Ахирәт көненә ышанмаган кәфер кебек, хөсетлек, рия белән, кешене рәнҗетеп сәдака бирмәгез...» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:264

- кайчакта үрнәк күрсәтү өчен ачык рәвештә бирү рөхсәт ителә, шулай да яшерен бирү хәерлерәк:

«Сәдакаларыгызны ачык итеп бирсәгез, яхшы булыр. Сәдакаларыгызны фәкыйрьләргә яшертен бирсәгез, сезнең өчен тагын да хәерлерәк булыр. Шуңа күрә, Аллаһ гөнаһларыгызның бер өлешен ярлыкар. Сез ни генә эшләсәгез дә, Аллаһ барысыннан да хәбәрдар». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:271

- зәкәт чыгару, сәдака бирү, фәкыйрь-мескеннәрне, ярдәмчесе булмаганнарны кайгырту - байлыгы булган һәр мөселманга тиештер. Шул рәвешле җәмгыять бер-берсен яраткан, бер-беренә ярдәм иткән гаилә мисалында булып, Аллаһы Тәгалә рәхмәтенә ирешү дә шуның аша булыр иде.

«Шура» журналы, 2017 ел, №19

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев