Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Юмартлар җәннәткә беренче керерләр - 2

Юмартлыкның төрләре һәм дәрәҗәләре

Саранлыкның да, юмартлыкның да төрле дәрәҗәләре бар. «Юмартлыкның иң югары дәрәҗәсе - башкаларны үзеңә караганда өстенрәк күрү. Ягъни, үзең мохтаҗ булсаң да, үзеңнең малыңны башкаларга корбан итү. Гомумән алганда, юмартлык ул - үзең мохтаҗ булмаган нәрсәне икенче бер мохтаҗ яки мохтаҗ булмаган кешегә бирү. Әмма моның иң яхшы күренеше - мохтаҗ була торып та, юмартлык күрсәтү. Аллаһы Тәгалә әйткән: «...үзләре мохтаҗ булсалар да, үзләренә караганда башкаларны өстенрәк күрәләр». «Хәшер /Сөреп Чыгару», 59:9

Юмартлык Аллаһы Тәгаләнең сыйфатларының берсе, ә башкаларга үзеңә караганда өстенлек бирү - юмартлыкның иң бөек күренеше. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәкъ шундый юмартлык күрсәтә торган булган. Шуңа күрә Аллаһ аның холкын «бөек» дип атаган.

Гомәр р.г. сөйләгән: «Бервакыт сәхабәләрнең берсенә сарык башы бүләк иткәннәр. Ул: «Минем кардәшем моңа мохтаҗрак», - дип, бу башны икенче кешегә җибәргән. Ә икенчесе - өченчесенә. Шулай итеп, бу баш җиде кешедә булып, яңадан беренчесенә әйләнеп кайткан».

Хөзәйфә Әдәви сөйләгән: «Шамны яулап алганда Ярмүк янындагы сугышта мин үзем белән аз гына су алдым һәм кардәшемне эзләргә киттем. Үземә: «Әгәр дә аны үлем хәлендә тапсам, аңа

эчерәм һәм йөзенә сөртәм», - дип әйттем. Аны тапкач: «Сиңа су эчеримме?» - дип сорадым. Ул ишарә белән моны теләгәнен белдерде. Шулвакыт икенче кешенең ыңгырашканы ишетелде, һәм минем кардәшем суны ул кешегә бирергә кирәк дип ишарә белән күрсәтте. Әлеге кеше янына килгәч, мин аны Һишам бин Гас икәнен күрдем. «Сиңа су эчеримме?» - дип сорадым. Бу сүзләрне яндагы икенче кеше ишетте дә ыңгырашты. Мин аның янына киттем. Мин аның янына барганда ул үлгән иде инде. Шунда мин Һишам янына кайттым, ул үлгән иде. Аннары туганым янына килдем. Ул да үлгән иде. Аллаһ аларның барысына да мәрхәмәтле булсын!»( Мөхәммәт Җамалетдин Әл-Касыйми. Мөэминнәргә нәсыйхәтләр. - Казан: «Матбуган йорты» нәшрияты, 2004. - Б.265-266.)

Юмартлык күрсәтүнең дә нәтиҗәсе, һичшиксез, яхшыдыр. Бердән, юмарт мөселман Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын ала, икенчедән, бу сыйфаты аңа кешеләр белән мөнәсәбәтләрен корырга, аларның хакларын үтәргә ярдәм итә. Мәсәлән, кардәшләр һәм дусларга матди ярдәм күрсәтү өч төрле була.

Беренче һәм иң түбән дәрәҗә - син кардәшеңнең мохтаҗ икәнен күрсәң, үзеңнең ихтыяҗларыңнан артык калган нәрсәләр белән аны тәэмин итәсең. Син аңа үзең бирәсең, аның килгәнен көтеп тормыйсың. Әгәр дә аны мондый адым ясарга мәҗбүр итсәң, син кардәшләр арасында була торган мөнәсәбәтләрдә зур игътибарсызлык җибәргәнсең дигән сүз.

Икенче дәрәҗә - син кардәшеңә үзеңә караган кебек карыйсың, хәтта ул малыңның яртысына хуҗа булса да, канәгать буласың.

Өченче дәрәҗә - монысы иң бөеге санала. Син кардәшеңне үзеңә караганда да югарырак бәялисең, аның мәнфәгатьләрен үзеңнекенә караганда күбрәк кайгыртасың. Бу - изгеләр дәрәҗәсе һәм бер-берсен яра-тучылар өчен иң югары дәрәҗә. Ә бу дәрәҗәгә җиткәннәрнең иң югары чиге үз-үзеңне корбан итү була». Юмартлыкның дәрәҗәләре дә югарыда санап үтелгән хаклар белән тәңгәл килә. Тагын шуны да әйтергә кирәк: саранлык һәм юмартлыкның дәрәҗәсе кешесенә карап төрле булыр. Мәсәлән, кайбер нәрсәләр фәкыйрь кеше өчен гадәти саналса, бай кеше шул нәрсәләр өчен гаепләнер. Яшь кешегә яраган һәрнәрсә олы кешегә килешмәс. Хатыннарның кайбер гамәлләренә игътибар ителмәсә дә, ирләр өчен күркәм булмас. Шуңа күрә кемдер бер сум сәдака бирсә дә юмартлык күрсәткән булыр, ә кемнеңдер йөз мең бирүе дә бары кешеләр алдында үзен күрсәтү хисапланыр.

Ә инде юмартлыкны кемгә һәм ни рәвешле кылып була дигәндә, түбәндәге хәдискә игътибар бирү сорала: Әбү Һөрәйра р.г. риваять итә: «Бер көн Пәйгамбәребез Мөхәммәд янына бер сәхабә килә һәм үзендә бер алтын барлыгын әйтә һәм аның белән нәрсә эшлим икән дип сорый. Мөхәммәд (с.г.в.) аңа үз ихтыяҗына сарыф итәргә куша. Тагын бер алтыным булса, нишлим, дип сорагач, Рәсүлебез балаларыңа кирәк-яракны ал дип боера. Тагын берәү бар дигәч, гаиләсенә тотарга куша. Янә тагын бер алтынын кая куярга дигәндә, Пәйгамбәребез аны хезмәтчесенең ихтыяҗларына кулланырга әмер итә. Тагын бер алтыным бар дигәч, Мөхәммәд (с.г.в.) : «Анысын кая куячагыңны син миннән яхшырак беләсең», - дип җавап кайтара».

Күргәнебезчә, мөселман кешесе иң әүвәл үзенә һәм гаиләсенә карата юмарт булырга тиеш. «Үзе һәм бала-чагасы мохтаҗ булган хәлдә, яисә бурычы булганда бирелгән сәдака кабул булмас. Бурычны кайтару - сәдака бирү, кол азат итү һәм бүләк бирүдән тагын да мөһимрәк. Башка берәүнең малының, сәдака биреп, юкка чыгуына сәбәпче булмагыз». (Имам Бохари хәдисләр җыентыгыннан)

«Акчагыз булса, иң элек үз ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерегез. Артып калса, бала-чагагызга сарыф итегез. Моннан да артса, туганнары-гызга ярдәм итегез». (Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Мал белән дә шулай ук.

Кунакчыллык, бүләк бирү, күршеңне сыйлау - болар да юмартлык гамәлләренә керә. Чөнки саран-комсыз кеше өчен бу мәсьәләләр бик четерекле. Андыйлар үзләре дә кунакка йөрергә һәм бүләк бирергә яратмый, үзләренә бүләк бирелсә, үзен уңайсыз тоя, сөенер урында, саран кеше хафага төшә, чөнки үзе дә хәзер ниндидер игелек күрсәтергә, бүләккә каршы бүләк бирергә тиеш була. «Башкаларны икрам вә ихсан кылу (ягъни аларны сыйлау һәм Һәдия бирү) кеше табигатенә туганда ук хас булган. Бу тойгы адәм баласына күңел тынычлыгы, рух тигезлеге, милләттәш вә диндәшләренә файдалы булу сөенечен бирә. Карун, саран кешеләр еш кына рухи төшенкелек кичерәләр, тормышның мәгънәсен эзләп баш ваталар.

Юмартлыкның өстен дәрәҗәләре булган кебек, саранлыкның да иң түбән дәрәҗәсен аерып чыгарырга мөмкин. Ул да булса, үзеңә кирәк бул-маган нәрсәне бирмәү. Саран кеше җаны теләгән әйберен алырга көче җитсә дә, алмас, чөнки акчасын кызганыр, ягъни шул рәвешле, беренче чиратта, ул үзенә карата саранлык күрсәткән булыр. Хәтта авырып китсә дә, ул үзенә арзанлы яисә ташламалы дару эзләр, табалмаган очракта, дәваланудан баш тартыр.

«Шура» журналы, 2017 ел, №19

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев