Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Үз-үзенә кул салганнарга ничек дога кылырга?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә

Хөрмәтле редакция! Уңайсызрак бер соравым бар иде: үз-үзенә кул салганнарга ничек дога кылырга икән?

Сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

–Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Һәрбер кеше хаталы, иң  хәерле кеше – гөнаһыннан тәүбә иткән кеше», – диде. Тормышта кеше күп хаталар кыла, күп гөнаһлар эшли. Гөнаһсыз кеше юк. Андый юл белән дөньядан киткән кеше дә зур гөнаһлы булып санала һәм динебездә әлеге гөнаһ аеруча тәнкыйтьләнә. Һәм кешеләрне бу эштән ерагайту өчен төрле кисәтүләр дә куелган. Әгәр инде бу гөнаһ юлы белән дөньядан киткән туганнарыгыз бар икән, ул гөнаһны кылган кеше диннән чыкмый, мөселман булып кала. Ә мөселман булган һәр кешегә дога ирешә. Шуңа күрә бөтен вафат булган әрвахлар –  изге булганмы ул, гөнаһлымы – барысы да догага мохтаҗ һәм без аларга дога кыла, ашлар уздыра, Коръән укып, сәдака биреп, аларның савапларын, һәрбер изгелекне рухларына багышлый алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев