Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Үзенчәлекле вәгазь кичәсе

Балтач үзәк мәчетендә һәр айның икенче җомгасында вәгазь кичәсе үткәрелә. Анда Республикабызның Диния нәзарәтеннән, җөмһүриятебезнең төрле шәһәр-районнарыннан оста вәгазьчеләр чыгыш ясый.

1915нче елның гыйнварь ае вәгазе үзенең үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. Тыннарны куыра торган зәмһәрир суык гыйнвар киче. Вәгазь кичәсе мәчеттә түгел, район мәдәният йортында үткәрелә. Халык килерме? Әлхәмдүлилләһ. Халык белән зал тулы.
Республикабызның баш казые, Балтач районы мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев мәҗлесне башлап җибәрде. Музыканың ислам динендә тоткан урыны хакында аңлатып киткәннән соң, сүзне Казан шәһәре «Әмәт» мәчете имамы, авылдашыбыз Равил Бикбаевка сүз бирде. Ул аңлаешлы, ачык итеп ислам дине, рабигул ае Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәм аның Аллаһы Раббыбыз тарафыннан «гүзәл әхлак» тәрбияләү өчен җибәрелгән иң соңгы Пәйгамбәр булуын тәфсилләп аңлатты.
Вәгазнең икенче өлеше сәхнәләштерелгән сценарий буенча дәвам итте: «Яктылыкка илтсен юллар». Сәхнә бизәлеше безне авыл тормышына алып кайта: гүзәл табигать эчендә бурап эшләнгән кое янында учак яна, көлдә бәрәңге пешә, бабай коедан алып түтәлләргә су сибә. Бабай авылның бушап калуына борчыла; ерактан туган ягына юл тотучы әби, аның әрнү-сыкраулы кичерешләре; заман егете Рома (Рамазан) һ. б. сценарий авторы, Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров тарафыннан бик отышлы итеп иҗат ителгән.
Менә сәхнә түрендә ап-ак костюм-чалбардан, чигүле ак түбәтәйдән автор-башкаручы Ильяс Халиков. Дини җырлар, мөнәҗәтләр авторы Ильяс Мамадыш районы Уразбахты авылының талантлы егете, 13 яшьтән намазга баскан, югары белемле. Ул бүгенге көндә Русия ислам университетында педагогика һәм психология дәресләре укыта. Яшьләрне тәрбияләүдә яңадан-яңа формалар табу өстендә эшли. Үзенә тиң тормыш иптәше Нурфия аңа хатын гына түгел, хезмәттәше, иҗатташы да, сөекле кызларының әнисе дә (никахны аларга Җәлил хәзрәт укыган). Нурфия - шагыйрә дә. Җырларның сүзләрен Нурфия, көен Ильяс яза. Бу талантлы яшь парның яңа бер хезмәтләре бар. Алар, ихлас мөселманнар буларак, Коръән сүрәләрен, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең хәдисләрен көй, моң, серле аһәңле сүзләр белән халыкка җиткерәләр. Аларда Ислам диненең биш баганасы, Аллаһы Тәгаләне олылау, мактау, әти-әнине, туганнарны хөрмәт итү, намаз, Кыямәт көне, хаҗ кылу - барысы да моңлы аһәңле тавыш белән - көй-җыр аша халыкка тирән итеп җиткерелде. Һәр әсәр, һәр салават-кагыйдәләребез экранда төсле видеода яктыртылып барылды.
Бабай сәхнәгә залда утыручы балаларны да чакырды. Алар Коръәннән сүрәләр, аятьләр укыды. Димәк, яктылык юл ала, яшьләр дә иманга килә (Рома - Рамазан да дингә кайтты).
Кичәдән һәркем бик канәгать калды. Күпләрнең күзендә яшь күренде. Югары класс укучылары Рамазанның дингә аяк басуын, тырышып намаз укуын бик хуп күргәннәр. Шушындый очрашулар күбрәк булсын иде. Барлык кешеләр дә иманга килсен; илләребез имин, җирләребез тыныч булсын иде. Ачлыклардан, корылыклардан, сугышлардан Аллаһы Раббыбыз сакласын иде дигән теләктә калабыз. Барлык кешеләр белән туганнарга мөнәсәбәттә булсак, Аллаһка якынайсак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250