Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зират яныннан үткәндә, туктап, кемне җирлиләр икән дип кызыксыну гына җитми әле...

Мәетне зиратка алып киткәннәрен күрсәң, озатып кайтучыларны да карап калырга кушалар. Карап калмасаң, ни була?

Зират яныннан үткәндә, туктап, кемне җирлиләр икән дип кызыксыну гына җитми, кара әле, миннән яшь кеше китеп барды, иртәгә мин дә китәргә мөмкин бит, ә анда алып барырлык нинди гамәлләрем  бар дип уйлану кирәк...

Мәетне зиратка алып киткәннәрен күрсәң, озатып кайтучыларны да карап калырга кушалар. Карап калмасаң, ни була?

Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев бу сорауга менә ничек дип җавап бирде.

–Җеназа дигән сүз ул җеназа намазы гына түгел, ә инде шушы мәетне озатуга кагылышлы барлык гамәлләрне дә үз эченә ала һәм аларда катнашу зур  савапка ия. Мәетне юудан башлап, аңа җеназа намазы уку, зиратка күтәреп алып бару һәм зиратта аны дәфен кылып бетергәнгә кадәр барысында да катнашу зур әҗер булып тора. Шунлыктан, җеназа үтеп киткәнен күргәндә,  битараф булып, үз эшеңне дәвам итү әдәпсезлек санала. Әйтик, бүгенге көндә бездә инде күркәм гадәткә әйләнде: машинада баручылар, юл кырына чыгып туктап, җеназаны озатып калалар. Без моңа бик сөенәбез, чөнки кеше җеназага битараф түгел. Ким дигәндә шулай итеп озатып калу күркәм гамәл. Җеназа, мәгънәви яктан алсак, ул – вәгазь. Туктап, кемне җирлиләр икән дип кызыксыну гына түгел, ә инде, кара әле, миннән яшь кеше китеп барды, иртәгә мин дә китәргә мөмкин бит, ә анда алып барырлык нинди гамәлләрем  бар дип уйланып, үзебезгә бер вәгазь кылып алу артык булмас.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәет озату