Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Зиратларда агачларны кисү дөрес гамәлме?

Зиратларда агачларны кисү модага керде. Яфраклары зикер әйтеп утыра диләр иде бит. Күңелсез дә кала. Дөрес гамәлме соң бу?

Әлеге сорауга Балтач үзәк мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев җавап бирә:

erid: 2VtzqwTSgT9

–Әйе, зиратларда зур агачлар киселде. Һәм бу һич тә мода сәбәпле түгел. Ә бәлки башка каберләргә кереп булмаганга яки агачлар картаеп егылу куркынычы булу сәбәпле башкарылды. Элекке вакытта зиратны әйләндереп алган коймалар да, чардуганнар да булмаган. Шуңа күрә каберне билгеләр өчен бер агач утыртып куелган. Бүгенге көндә зиратларыбыз тулып килә, зур агачларны кисү авырлаша. Кереп булган урында агачларны кисеп, яңа каберләргә зур үсми торган агач яки куак утырту киңәш ителә. Бер нәрсә дә утыртылмаса, тагын да хәерле. Зикергә килгәндә, бер кабергә бер яшел сабак утыртып кую ул Пәйгамбәребез (с.г.в.)ның үзенә хас булган бәрәкәте белән бәйле. Куаклар, яфраклар зикер әйтә дисәк, безнең җирлектә яздан көзгә кадәр кабер өстендә, зиратларда печән-үлән үсә, алар зикер әйтә дип әйтергә була. Шуңа күрә кабер өстендә булган чүп үләннәрне өзүдән, куркыныч тудырган агачларны кисүдән бернинди дә зыян юк һәм аннан кабер әһеленә дә зыян килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9