Хезмәт

8 март халыкара хатын-кызлар көне көненә татарча котлаулар

8 март - халыкара хатын-кызлар көне белән сезне, гүзәл затлар!

Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!


Алла коллары түгел без,
Без – мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.
Без – талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт – Таһирлар.

Үзегез генә белмисез –
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.

Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.

Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!


И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.

Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.

Яратырга өйрән аз булса да, үз-үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.

Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.
И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!


Түшәмгә генә төкер бүген,
Кырын ятып диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.

Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гөнаһ булыр аларга.

Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!

8-нче Март бәйрәме белән кызлар!!!


Ходай безне артык сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан,
Бер гүзәл зат булсын җирдә, дипме,
Кабыргасын алып ир-аттан.

Зифа буй-сын биргән, матур бит-йөз…
Әз-мәз генә акыл өстәгән.
Нечкә, моңлы йөрәк биргән безгә,
Шашып типкән назлы хисләрдән…

Безнең тырыш куллар аша Ходай
Гаилә учаклары яктырган.
Ана булу дигән изге эшне
Хатын-кызга Ходай тапшырган.

Без – әниләр, сеңел һәм апалар,
Артык булмасак та ир-аттан,
Ходай безне ныграк сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан.


Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк –
Аннан тормыш яңара.


Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, гүзәл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар күрсәтү көне.

Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сүрәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!


Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халык ара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.

Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзәкатьлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Котлы булсын бәйрәмегез!!!

 

Тулырак: ihlastan.ru

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: