Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Иң матур татарча котлаулар

Туган көнгә, йөрәк түреннән чыккан иң матур татарча котлау текстлары!..

Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине олуг юбилеең белән котлыйбыз.

Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, тән сихәте, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, хаман шулай көчле рухлы hәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әти белән тигезлектә озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни!

Чал чәчләрең, маңгай сырларың

Күбәйсә дә еллар үтүгә,

Безнең өчен мәңге яшь син, Әни,

Картаюны белмә гомергә.

Һәрвакытта булдың өйнең яме,

Авыр чакта безгә син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, Әни, безгә бик кирәк!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, туганнарың, кода-кодагыйларың исеменнән улың гаиләсе.

  *   *   *

Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез!

Сине 60 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, әниебез белән тигезлектә, безнең шатлыкларга сөенеп, бәхетле, хәерле, озын гомер кичерергә язсын. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Безне сөендереп озын-озак яшәргә насыйп булсын.

    Рәхмәт, әткәй, барысы өчен дә,
    Без бәхетле синең яныңда.
    Син һәрвакыт безгә ныклы терәк,
    Тормыш ямьле тик син барында.

Иң изге теләкләр белән ...

   *   *   *

Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнен таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барлык тормыш авырлыкларын җинеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшәдең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.

Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын, без балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Иң изге теләкләр белән ...

  *   *   *

Әниебезгә 55 яшь тулды.
Кадерле әниебез! Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә.

    Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
    Өлеш чыксын сиңа мул гына.
    Без телибез сиңа ак бәхетләр,
    Шатлыкларга илткән юл гына.

    Бәйрәмеңнең матур хәтирәсе
    Күңелеңдә калсын уелып.
    Тәбриклибез сине чын күңелдән,
    Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән ...

    *   *   *

Хуҗалыкта баш инженер булып эшләүче хезмәттәшебезгә 60 яшь тулды.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәтскә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыгызның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.

Хөрмәт белән ...

    *   *   *

Кадерле әтиебезнең туган көне.
Кадерле әтиебез! Сине 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Син ярдәмчел дә, туганчылыклы да, сабыр да була белдең. Без сиңа саулык-сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхетнең зурысын, шатлыкларның олысын, балаларыңның, оныкларыңның, игелеген күреп, әни белән тигезлектә, пар канатлы булып, төпле киңәшләрең белән ярдәм итеп торуың өчен мең рәхмәт сиңа. Матур гомер бәйрәмең белән, әти!

    Әле һаман без дип яшисең син,
    Күптән инде зурлар булсак та.
    Аз булыр күк, әти, синең өчен,
    Нинди изгелекләр кылсак та.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *
Кадерле әниебезнең 70 яшьлек күркәм юбилее.

Әниебез! Син безнең өчен сабырлык, итагатьлелек үрнәге булып яшисең. Әнә шул тыйнаклыгың, тәрбияле һәм тырыш булуың бүгенге бәхетеңнең төп нигезен тәшкил итә.
Бүгенге гомер бәйрәмең белән котлап, киләчәктә дә чиксез шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне, әтиебез белән иңгә-иң куеп, тирән картлыкка кадәр бәхеттә гомер итүегезне, җаның тыныч, күңелең бүген¬гедәй киң булуын телибез. Яшәр елларың озын, барасы юлларың якты, сәла¬мәтлегең корычтай нык, балаларың, оныкларың өчен күңелең горур булсын.

    Котлы булсын юбилеең,
    Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
    Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
    Үтсен синең килер көннәрең.

    Рәхмәт сиңа, әни, барсы өчен,
    Иң кадерле кеше син безнең.
    Барыбыз да сиңа баш иябез,
    Сәламәт булып, озак яшә син.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Сөекле ирем, балаларыбызның газиз әтиләре, Ходай сиңа саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, яшәү дәрте, иминлек, гаилә тигезлеге бирсен. Гаиләбезнең алтын баганасы, ныклы терәге булып, озын бәрәкәтле гомер кичерсәң иде. "Чын ир-егет нинди була ул"-дисәләр, ул, һичшиксез, син! Минем мәңге сөеп туймаслык газизем, балаларыбыз өчен җанын да кызганмый торган әти, олы яшьтәге әнкәсен кулларында күтәреп йөртергә әзер ул, үзеннән күпкә олырак бертуган апа-абыйларын кайгыртып яшәүче энекәш, минем әни-әтиемне хөрмәтләп тәрбияләп, соңгы юлга озатучы кияү, үзенең үтемле сүзе, яшәү рәвеше белән яшьләргә үрнәк дус, инде ветераннар сафына баскан хезмәттәшләрен берләштереп торучы хезмәткәр – болар барысы да син бит! Сиңа бөтен дөнья мәшәкате сыйган!

Тормыш барган саен ,мин синең зирәклегеңә, уңганлыгыңа, гадилегеңә, тугры, олы йөрәкле, һәр нәрсәгә җаваплы булуыңа соклана гына барам.

Балаларыбызның игелеген күреп, үз көчебез белән берәмтекләп булдырган тормышларыбызның рәхәтен күреп, бер-беребезнең бердәнбере булып, гел бергә яшәсәк иде!

    Матур яз аенда тугангамы,
    Күңелеңдә һәрчак изгелек.
    Кылган яхшылыгың кире кайтып,
    Күрсәң иде үзең игелек!

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *  

Әтиебез, дәү әтиебезгә 65 яшь тулды.

Әтиебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, тигез, матур картлык телибез. Син тормышта безнең барыбыз өчен дә олы теләк булдың. Киләчәктә дә безнең арабызда таза- сау булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәвеңне телибез.

    Олы синең биргән киңәшләрең,
    Туры синең әйткән сүзләрең.
    Шатлык, сөенечтән генә торсын,
    Син үтәсе гомер юлларың.

    Без ялгышсак, кичерәсең,
    Күңелең киң, беләбез.
    Кичер, әткәй, сиңа күбрәк
    Ярдәм сорап киләбез.

    Аллаһ сиңа озын гомер,
    Гомерле шатлык бирсен.
    Кайгы- хәсрәтсез тормыш,
    Бәхетле картлык бирсен.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Кадерле әниебезнең көнне 60 яшьлек олуг юбилее!

Кадерлебез, сине шушы күркәм гомер бәйрәмең белән котлап, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, алдагы көннәреңдә дә куанычлар белән балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.

    Котлы булсын юбилеең,
    Озак яшә, бул син бәхетле.
    Куанычлар гына юлдаш булсын,
    Яшә шатлыкларга төренеп.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Шәхси эшмәкәрне 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Үз эшегезне зур осталык, төгәл һәм күңел жылыгызны биреп башкаруыгыз, тырыш, көчле рухлы, кешелекле, гадел, ярдәмчел булуыгыз белән Сез коллективта зур ихтирам яуладыгыз.
Күркәм юбилеегыз белән котлап, Сезгә алдагы тормышыгыздан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, оныгыгызның куанычын, якыннарыгызның игелеген күреп тормыш иптәшегез белән тигез, бәрәкәтле мул тормыш телибез!

    Хезмәттәш дус, туган көнгә
    Якты кояш сибә нурын.
    Без дә аңа кушылабыз,
    Бәхетләрнең сезгә иң зуры.

    Сезне без бик яратабыз,
    Гадел, тырыш булган өчен.
    Һаман шулай гөрләп яшәгез,
    Артып торсын яшәү көчегез.

    Озак еллар бергә-бергә
    Бүгенгедәй эшлик әле.
    Бүгенге бәйрәм гомергә,
    Истәлек булсын әле.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Әниебезгә 80 яшь тулды.

Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни.

Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

    Әле һаман без дип яшисең син,
    Күптән инде зурлар булсак та.
    Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
    Нинди изгелекләр кылсак та.

    Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,
    Сызламасын аяк-кулларың.
    Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
    Япь-яшь булып калсын күңелең.

    Алгы көннәрдә дә бәхетебез
    Булсын иде тулы, түгәрәк.
    Синнән җылы алып һаман шулай
    Гомер кичсәк иде бергәләп.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *
Хуҗалыкта эшләүче хезмәттәшебезгә 60 яшь тулды.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, киләчәктә үтәсе елларыгызга һәм юлларыгызга яктылык, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр,балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

Хөрмәт белән ...

*   *   *

Хөрмәтле җитәкчебез ...! Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез. Тырыш һәм намуслы хезмәтегез, кешеләргә карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булуыгыз белән хезмәткәрләрегезнең хөрмәтен яулаган шәхес Сез.

Хөрмәтле җитәкчебез! Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, иҗади уңышлар, бары тик күңелле вакыйгалар, бәхет, бәрәкәтле тормыш телибез! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Якыннарыгызнын кадер-хөрмәтен тоеп, кадерле әни, яраткан дәү әни булып озак еллар яшәргә язсын. Гомер бәйрәмегез котлы булсын!  

Хөрмәт белән ...

*   *   *

Хезмәттәшебезнең 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, балаларга төпле белем бирүче, тынгысыз, укытучылар арасында зур абруй казанган хезмәткәр буларак беләбез. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гел шундый кадерле булып, балаларыгызның игелеген күреп, иптәшегез белән тигезлектә, хәерле гомер кичерүегезне телибез!

    Сабыр да сез, гади, кешелекле,
    Кылган эшегез- бары игелек.
    Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
    Бәхетегез булсын гомерлек!

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Кадерле әтиебезнең 70 яшьлек күркәм юбилее.

Катлаулы язмыш сынаулары аша авыр тормыш юлы үткән кадерле әтиебез Рамазан Фәрзиевны 70 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз. Газаплы ятимлек сукмакларыннан фәкать үзеңнең хәләл көчең белән күтәрелеп, тормышны «нуль»дән башлап, гаиләбезне бүгенге биеклеккә күтәрә алуыңа сокланабыз.

 Сөекле әтиебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, куанычлы озын го­мер, күңел тынычлыгы, бәхетле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның яратуын, күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәвеңне телибез. Киләчәктә әни белән мул, имин тормышта, кадерле әби-бабай булып, озын-озак яшә­гез.

Синең барлыгыңны тоеп яшәү

Бу дөньяда, әти, бик рәхәт.

Кадерленең кадерлесе бит син,

Барысы өчен дә сиңа зур рәхмәт.

Син бит, әти, безнең өйнең яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Тыныч яшә әле, сәламәт бул,

Син бит әле безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән...

*   *   *

Кадерле әниебезнең 75 яшьлек күркәм юбилее.

Әниебез! Син безнең өчен сабырлык, итагатьлелек үрнәге булып яшисең. Әнә шул тыйнаклыгың, тәрбияле һәм тырыш булуың бүгенге бәхетеңнең төп нигезен тәшкил итә.

Бүгенге гомер бәйрәмең белән котлап, киләчәктә дә чиксез шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне, Әтиебез белән иңгә-иң куеп, тирән картлыкка кадәр бәхеттә гомер итүегезне, җаның тыныч, күңелең бүгенгедәй киң булуын телибез. Яшәр елларың озын, барасы юлларың якты, сәламәтлегең корычтай нык, балаларың, оныкларың өчен күңелең горур булсын. Син булганда безнен тормыш матур.

    Котлы булсын юбилеең,
    Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
    Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
    Үтсен синең килер көннәрең.

    Рәхмәт сиңа, әни, барсы өчен,
    Иң кадерле кеше син безнең.
    Барыбыз да сиңа баш иябез,
    Сәламәт булып, озак яшә син!

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Сөекле әниебез! Сине туган көнең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез! Сиңа гомерләрнең иң озынын, сәламәтлекнең иң ныгын, бәхет -шатлыкның иң зурысын телибез!
Газиз әни! Сызылып аткан алсу таңнар – ул синең хәер-догаң, иртәнге кояш нурлары- ул синең нурлы йөзең, кояшлы ямьле көннәр – ул синең йөрәк җылың, айлы, матур кичләр – ул синең мәрхәмәтле җаның... Дөньяның бар матурлыгын синең балаларыңа, гаиләбезгә карата булган рәхим-шәфкатеңә тиңлибез, әни! Рәхмәт сиңа, барысы-барысы өчен дә зур рәхмәт!
Мәңге яшә, әни, авырмыйча,
Сер бермичә искән җилләргә.
Олы куанычлар, мул һәм имин тормыш
Юлдаш булсын килер көннәргә
.

Күр син бездән бары игелекләр,
Борчу-мәшәкатьсез гомер ит.
Сулар һава, эчәр сулар кебек
Син бит безгә һәрчак кирәк бит!

Иң изге теләкләр белән

*   *   *

Абыебызга 60 яшь тула.

Хөрмәтле абыебыз! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән котлыйбыз. 60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр. Сиңа бездән бер генә теләк – саулык, ә тән сихәтлеге ул – озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

    60 яшең тулса тулсын,
    Күңелең картаймасын.
    Йөрәктәге дәртең белән
    Мәңге яшь булып кал Син.

    Авыруны белми яшә,
    Бул һаман үз көчеңдә.
    Сине исән-имин күрү
    Бәхет безнең өчен дә.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Иң якын кешебезгә 55 яшь тулды.

Кадерлебез! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбриклибез. Син безнең өчен ныклы терәк һәм үрнәк. Безне кайгыртып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең-мең рәхмәт. Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел көрлеге, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Әниебез белән тигез тормышта, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле гомер кичерергә язсын.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Газизебезгә 70 яшь тулды.

Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан жылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче кадерле кешебезне туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Әни! Син безгә гомер бирдең, үстердең, кеше иттең. Һәрберебезгә белем биреп, олы тормыш юлына бастырдың. Хәер-фатихаңнан аермый бүгенге көндә дә безне уйлап яшисең. Кайгы-хәсрәт күрми, без – балаларыңның бәхетенә куанып, һәр мизгелдән тәм табып, безнең җан җылыбызны тоеп, ныклы сәламәтлек белән тигезлектә яшәсәң иде. Аллаһ Тәгалә сине саулыгыңнан аермасын. Безгә биргән яхшы тәрбияң, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әниебез!

    Әни бит ул – өйнең яме,
    Ә тормышта – олы терәк.
    Сәламәт бул, озак яшә,
    Син бит, әни, безгә кирәк.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *
Әтиебезнең 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Әтиебез, син без балаларың өчен кайгыртучан әти, оныкларың өчен яраткан,кадерле бабай. Сина ходай биргән гомереңне сәламәт булып,куңел тынычлыгында,кайгы-хәсрәтсез,борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның,оныкларыңның игелеген куреп яшәргә язсын. Әниебез белән безне кадерләп үстереп,үз юлыбызны табарга булышканыгыз өчен зур рәхмәт.

    Акыллы сүз,алтын киңәш белэн
    Авыр чакта ярдәм итәсең
    Адашканда, ак юл күрсәтүче
    Күңел күзе-ул син икәнсең!

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Кадерле әтиебезнең 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле гомер насыйп итсен, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы насыйп булсын сиңа. Әти, шатлыклы мизгелләрең күп, гаиләбез имин булсын. Әни белән тигезлектә, муллыкта, без – балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп бәхетле яшәгез.

    Борчуда да, шатлыкта да
    Таянырлык терәгебез.
    Бәйрәмеңдә саулык теләп,
    Тибә безнең йөрәгебез.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Кодабызның күркәм юиблее.

Кода! Киләчәктә дә барыр юлларың киң, сәламәтлегең ныклы, гомерең озын булсын. Кодагый белән тигезлектә, муллыкта, иминлектә, Ходай биргән һәр көнгә куанып, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәргә язсын. Рәхмәт кода-кодагыйга безнең өчен шундый акыллы, булган кыз үстергәннәренә.

Хөрмәт белән ...

*   *   *

Хөрмәтле хезмәттәшебезнең 55 яшьлек юбилее.

Хезмәттәшебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз. Син үз эшеңне зур осталык белән башкаручы, тынгысыз, киң күңелле, хезмәттәшләрең арасында абруй казанган хезмәткәр. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, гел шундый кадерле булып балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңны сөеп, тормыш иптәшең Фаяз белән тигез, хәерле гомер кичерүеңне телибез!

    Сабыр да син, гади, кешелекле,
    Кылган эшең - бары изгелек.
    Шатлыкларда үтсен синең коннәр,
    Бәхетләрең булсын гомерлек.

    Юбилееңда изге, матур хисләр
    Күңелеңдә калсын уелып.
    Тәбриклибез сине чын күңелдән,
    Барыбыз да бергә кушылып.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Хезмәттәшебезнең 50 яшьлек юбилее.

Хезмәттәшебез! Сине юбилеең белән тәбриклибез. Сине тырыш һәм намуслы хезмәттәш, сабыр, тыйнак, ярдәмчел кеше буларак беләбез. Туар таңнарың шатлык-куанычлар, бәрәкәтле озын гомер алып килсен. Балаларыңның игелеген күреп, Марат белән бергә-бергә күп еллар яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән ...

*   *   *

Кадерле әти-әниебез  ....нең  гаилә коруларына 25 ел була.

Кадерлеләребез! Сезне гомер юлындагы истәлекле көмеш туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез. Без сезне бик яратабыз, хөрмәт итәбез!

Йөрәкләрдә шатлык нуры,

Күңелләрдә якты уй.

И, әтием, и, әнием,

Бүген сезнең көмеш туй.

Башланмаган озын гомер,

Алда матур киләчәк.

Көмеш туйлар белән бергә,

Алтын туй да җитәчәк.

Яшәгез сез пар булып,

Икегез бер җан булып.

Сезне яратып...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

8

1

1

1

4

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз туган көн