Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Иң матур туган көн котлаулары

Якыннарыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегезнең туган көннәре белән котлау өчен иң матур татарча котлау текстлары.

Кадерле әниебезнең 70 яшьлек юбилее.
Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез. Бер-беребезгә терәк булып, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.

Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән сине яратып әтиебез, балаларың, киленнәрең, оныкларың.
* * *
Кадерле туганыбыз туган көне.
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме – хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең,
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Бездән теләк һәрчак якты сиңа,
Шатлык кына, гел изге.
Туганнарың белән гөр килешеп,
Сау-сәламәт яшә гомереңне.

Изге теләкләр белән әти-әниең, якыннарың гаиләләре.
* * *

Хөрмәтле Хезмәттәшебез!
Сезне олы бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.

Хөрмәт белән хезмәттәшләрең коллективы.
* * *
Кадерле, сөекле әниебез 85 яшьлек юбилее.
Әниебез, сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын. Гомер буе без – балаларың дип яшәдең, бик зур рәхмәт сиңа, Әни.
Юбилеең, Әни, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсең һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.

Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсен бары яхшылык.

Сине яратып балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодагыең.
* * *
Кадерлебез үзенең сиксәненче язын каршылый.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Гомер буе икмәк үскән басулардан, машина рулен тотып күпме юллар урагансыңдыр, борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда юлда калган чакларың да булгандыр, әмма шушы хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әтиебез.

Сине яратып әниебез, улың-кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыгың.
* * *
Кадерле әниебезнең 80 яшьлек юбилее.
Кадерле Әниебез!
Сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшә.

Һәрбер иртә сине куандырып
Шатлык белән яңа таң атсын.
Күзләреңне сагыш яше түгел,
Шатлык яше генә чылатсын.

Куанычлар гына алып килсен
80 яшең – олы бәйрәмең.
Сиңа бүген бүләк итәбез без
Барлык яхшылыклар бәйләмен.

Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, киленең, оныкларың, оныкчыкларың.
* * *
Баҗаебыз-җизнәбезнең гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине матур бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ачык йөзле, киң күңелле, туганчыл, ярдәмчел, нинди генә эшкә тотынсаң да бар эшкә кулың ята. Алтын куллы туганыбызга алдагы тормышында нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар, балаларыгызның, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, гөлфирә белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерүегезне телибез.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән туганнарың гаиләләре.
* * *
Хезмәттәшебезнең 60 яшьлек олы юбилее.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне чын күңелдән олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы телибез! Бала- оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын!

Иң изге теләкләр белән ________________ коллективы.

* * *
Кадерле әниебезнең 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, син без – балаларың өчен кайгыртучан ана, оныгың өчен яраткан, кадерле әби. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер  телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныгыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

“Әни!” – диеп әйтә алу – бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, Әни, бәхилләтеп.

Изге теләкләр белән балаларың, яраткан оныгың.
* * *
Җитәкчебезгә 60 яшь тулды.
Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме – олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Авыл хуҗалыгында эшләү беркайчан да җиңел булмаган. Сез бөтен белемегезне, көчегезне авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлап җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдегез. Сезнең кайгыртучан, сак карашыгыз, хезмәт сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Бөтен тармак күрсәткечләре буенча район, республикакүләм уңышларында да Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Авыл хуҗалыгы тармагында башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.

Хөрмәтле _________! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаилгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.

Бүген күркәм гомер тантанасы –
Язмыш билге куя үткәнгә.
Туган көннәр белән шатлык, бәхет,
Кабатланып килә көткәнгә.

Юбилейда һәркем хәтер белән
Сүтеп чорный уйлар йомгагын.
Тулы булсын сөенечләр белән,
Киләчәккә илтер гомер еллары.

Олы ихтирам белән _________ коллективы.
* * *
Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилееӊ белән чын күӊелдән котлыйбыз. Син киӊ күӊелле, сабыр, хезмәт сөючән – үрнәк әти. Безнеӊ ныклы терәгебез, киӊәшчебез, таянычыбыз. Сиӊа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыӊныӊ куанычын, игелеген күреп, оныкларыӊа сөенеп бәхетле гомер кичерүеӊне телибез.

Сиӊа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеӊдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Рәхмәт, әти, меӊ-меӊ рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдыӊ түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеӊне.

Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызныӊ утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Сине яратып, хөрмәт итеп әниебез, балаларыӊ, оныкларыӊ, кода-кодагыйларыӊ.
* * *
Хезмәттәшебез 60 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтә.
Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәткәр буларак беләбез. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле бабасы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.
Киләчәк тормышыгызда сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән ___________________ коллективы.
* * *
Кадерле хезмәттәшебез гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Хезмәтебезгә ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми, сау-сәламәт булып, озын гомер кичерүегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

* * *
Якыннарыбызга шушы көннәрдә 50 яшь тулды.
Кадерлеләребез! Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез һәркемгә сабырлык, изгелек, туганлык үрнәге күрсәтеп яшисез. Алдагы көннәрдә дә пар канатлы булып, балалар һәм оныклар куанычы белән сәламәтлектә яшәргә язсын.

Булсын ул илле, тулсын ул илле,
Бәхет бизәсен якты күңелегезне.
Яшәү ялкыныгыз сүнә белмәсен,
Җырлап каршы алыгыз тагын иллене!

Ихтирам белән әти-әниләрегез,апагыз, туганнарыгыз гаиләләре.
* * *

Кадерле әниебез! Сине туган көнең – 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткерәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, безне сөендереп, авырмыйча, ныклы сәламәтлек белән яшәргә язсын сиңа.

Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда,
Көтеп торган Әни барында.

Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, улларың-киленнәрең, оныкларың,  оныкчыкларың.
* * *
Кадерле әниебезнең күркәм юбилее – 60 яшь тулган көне.
Безнең әниебез бик сабыр, олысына да, кечесенә дә кешелекле, ярдәмчел. Нинди генә мактау сүзләре әйтсәк тә, аз булыр шикелле.

Кадерле әниебез, сине ихластан туган көнең белән котлыйбыз, сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, әтиебез белән пар канатлар булып, тигезлектә яшәвегезне телибез.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, кызларың-кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың исеменнән кызың.
* * *


Әтиебезнеңе 60 яшьлек олуг юбилее.
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык Әтиебез! Алдагы гомер елларыңда гомер юлын иминлектә, сау- сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын сиңа. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, яратып-сөеп кайгыртканыгыз, гаделлеккә өйрәткәнегез өчен зур рәхмәт. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә.

Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың.
* * *

Олы хөрмәткә лаеклы әтиебез, яраткан бабаебызның 70 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез!
Сине ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне, балаларыңны һәм оныклырыңны, хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмэтле, ярдәмчел булып калдың. Киләчәктә ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, башкарган хезмәтләреңгә сөенеп, пар канатың-кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын сиңа.

Әтиебез – безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңгә,
Туган көнең белән котларга,

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.

Сине бик тә яратып һәм олы рәхмәтләр белән кызың. Бу теләкләргә әниебез, балаларың, киленең һәм оныкларың да кушыла.
* * *
Җизнәбез 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле җизнәбез!
Сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кунакчыл, ачык йөзле, туры сүзле, туганчылыклы, ярдәмчел кеше син безнең өчен. Авыр вакытларда беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсең. Безгә эшләгән якшылыкларың үзеңә савап булып әйләнеп кайтсыннар. Барсы өчен зур рәхмәт! Алдагы тормышыңда да тазалык, җан тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, апабыз белән тигезлектә, булганына шөкер итеп, киләчәкне өмет итеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, барлык туганнарның хөрмәтен тоеп, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне телибез.

Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,
Борчуларың эзе – ак чәчең.
Барлык туганнар олы рәхмәт әйтә,
Котлы булсын синең 70 яшең.

Сине хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән якыннарың гаиләләре.
* * *

Әниебезгә 65 яшь тула.
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомерләр, олы куанычлар, ак бәхетләр, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әти белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, оныкларың, кода-кодагыең.
* * *

Кадерле туганыбызның 60 яшьлек юбилее.
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете телибез.

Иң изге теләкләр белән туганың гаиләсе.
* * *
Әтиебезнең 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең - туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз! Син безнен таянычыбыз да, ышанычыбыз да, киңәшчебез дә. Барысы өчен дә мең рәхмәтләр әйтеп, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән тулы бәрәкәтле озын гомер телибез сиңа! Киләчәктә да әни белән бер-берегезгә терәк булып, безнең кадерле әтиебез, оныкларыңның яраткан бабайлары булып бергә-бергә тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә язсын.

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең!

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың һәм оныкларың.

Фото: Наталья Жукова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

32

28

4

14

20

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлыйбыз туган көн