Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Туган көненә иң матур котлау текстлары

Кадерле кешегезнең, туганыгызның, күршегезнең һәм хезмәттәшегезнең туган көненә иң матур котлау текстлары бары тик Сезнең өчен, хөрмәтле укучыларыбыз.

Хезмәттәшебезнең юбилее

Эшне җиренә җиткереп эшләве, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды, берничә тапкыр районда үз һөнәре остасы булды, республикадагы хезмәттәшләре арасында да аның һөнәри осталыгы югары бәяләнде. Бик тә оптимист рухлы, шат күңелле, җор телле _______ апа коллективта зур хөрмәт казанды. Аның фикеренә, сүзенә, киңәшенә ничектер барысы да колак сала иде.

Хөрмәтле ______ апа! Сезне күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күңел көрлеге белән яшәргә язсын, бәхетле, матур картлыгыгыз дәвамлы булсын дибез. Сезгә хәерле гомер, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр телибез.
Ихтирам белән, ________________леләр.

*     *     *
Хезмәттәшебез 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Сезне олуг юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Балтач районында иң беренчеләрдән булып үз эшен башлап җибәреп, бүгенге көндә дә батыр йөрәкле ханым Сез! Районның төрле авылларында безгә эш урыннары булдырганыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә пар канатыгыз белән берлектә матур, шатлыклы көннәр, балаларыгызның игелеген күреп, яраткан оныкларыгызның шатлыкларына сөенеп, туганнар җылысын тоеп, хәерле, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын.

Тулы тормыш белән яшисез Сез,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек,
Ходай бирсен Сезгә һәр көндә.

*     *     *
Хөрмәтле _________________! Сезне олуг юбилеегыз белән кайнар котлыйбыз. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, аяз күк йөзе, бары бәхет-шатлыкларга гына тулы көннәр телибез. Алдагы тормышыгызда да муллыкта, тигезлектә яшәргә язсын Сезгә. Эшегездә яңадан-яңа уңышлар насыйп булып, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез.
Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!
Иң изге теләкләр белән _______________ ширкәте коллективы.


****************************************************************************************************************

Әнигә 75 яшь
Кадерлебез!  Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, бала җанлы һәм эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш - табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни. Сине чын күңелебездән  туган көнең белән котлыйбыз. Һәр туар таңың  шатлык белән атсын, Ходай саулык – сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, әти белән тигезлектә, балалар һәм  онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
 
Әле һаман без дип яшисең син,  
Күптән инде зурлар булсак та.  
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,  
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,  
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,  
Яхшылыгың белән үрнәк син.  
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
 

 *     *     *

Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, хәерле озын гомерләр, ак бәхетләр телибез. Мул, имин тормышта әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңа куанып яшәргә язсын. Тормыш юлларыңда ике балаңа да, әтиебезгә дә ныклы таяныч булдың. Син булганга гына иңнәребездәге авырлыкны тоймадык. Һәрчак балаларың дип яшәдең. Рәхмәт, әни, бик зур рәхмәт сиңа!

Иң изге теләкләр белән әтиебез, улың-киленең, кызың-киявең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

*   *   *

Кадерле әниебез, әбиебез, сине ихлас күңелдән 75 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.
Сиңа щатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең озынын телибез. Туар таңнарың өметле, көннәрең тыныч, гомер юлың кояш кебек якты булсын. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча гомер итәргә язсын.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.

Иң изге теләкләр белән балаларың, оныкларың.

*   *    *
Сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Хәерле, озын гомерләр, алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез. Балалар һәм оныкларың бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Амин!

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен,
Нинди изгелекләр кылсак та.

Рәхмәт сиңа, барсы-барсы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын,
Картлыгыңның якты язында!

 *     *     *
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез.

Без бәхетле, әнкәй, син булганга,
Балам, диеп озелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 70 яшең тулганда.

*********************************************************************

Әтиебезгә 65 яшь

Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп безне сөендереп яшә!

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганга гына,
Табып була олы бәхетне.

*     *     *

Тормыш киңлекләрен иңләгәндә, хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Безнең өчен бик кадерле булган әтиебез дә нәкъ шундый ирләрнең берсе. 45 ел хезмәт куйдың. Шуңа да бүген “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен лаек йөртәсең. Авыл халкына кылган игелекләрең өчен авылдашларыбыз, туганнарыбыз сине хөрмәт итә. Гаилә җанлы, әниебезнең, балаларыңның, оныкларыңның ныклы терәге, таянычы, кешелекле, ярдәмчел, игътибарлы булганың өчен мең-мең рәхмәт сиңа. Син безнең ышаныч та, саклаучыбыз да, яклаучыбыз да.
Әтиебез! Сине гомер үрләрен яулый-яулый шушы баскычка килеп җиткән матур юбилеең белән котлыйбыз. Алдагы көннәрдә дә әниебез белән иңне-иңгә куеп, парлашып, бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, сау-сәламәт, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.

Гомерләрең озын булсын әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә,
Син – иң изге һәм иң кадерле.

Сине яратып һәм хөрмәт итеп, әниебез, балаларың

***

Кадерле әтиебез! Туган көнең белән котлап Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы, бәрәкәтле гомер телибез. Алдагы тормышыңда әниебез белән тигезлектә, исән-сау гомер итүегезне теләп калабыз. Безгә – балаларыңа олы терәк, оныкларыңа кадерле бабай булып бергә-бергә яшәргә язсын. Һәрвакыт шундый олы йөрәкле, ярдәмчел, киң күңелле булып кал.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.

 *     *     *
Сабыр, изге күңелле, безнең өчен бик кадерле булган әтиебез! Сине матур бәйрәмең – юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, әни белән якыннарыңның җылысын тоеп, куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Гел шулай елмаеп, безне сөендереп яшә!

Ходай Сиңа озын гомер,
Гомерлек шатлык бирсен!
Кайгы-хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык килсен!

Яшик әле, әти, бергәләшеп,
Тормыш җитеш, дөнья түгәрәк.
Әти сүзе, әти киңәшләре,
Безгә әле һаман бик кирәк.


*********************************************************

Туганыбыз гаиләсе өчен бу көннәрдә өчләтә бәйрәм.
Апабызга 55 яшь тулса, күптән түгел җизнәбез НУРИСЛАМның 60 яшьлек юбилее иде. Гаилә коруларына исә 35 ел. Без аларны шушы матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз! Алар безгә генә түгел, барлык туганнарга да һәрчак ярдәмчел, ачык йөзле, кешелекле, кунакчыл булдылар. Гомер буе якыннарын да, читләрне дә сокландырып яшәделәр.
Апа-җизни! Матур бәйрәмнәрегез уңаеннан сезгә йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләребезне җиткерәбез: сәламәт булыгыз, тигезлек белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып яшәгез! Алдагы гомерләрегез дә үткәне кебек бәрәкәтле, мул, имин булсын! Гел шулай кешеләргә кирәкле, якыннарыгызга кадерле булып калыгыз!

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

*     *     *

Апам  искиткеч  тырыш,  булдыклы,  кызыксынучан,  вакытлы  мәтбугат  материаллары белән  даими  танышып  бара,  файдалы  мәгълүматларны  һәрдаим  безгә  дә  җиткерә,  мөмкинлегеннән  чыгып  сәламәт  яшәү  рәвешен  алып  барырга  тырыша,  ашамлыкларның  экологик  яктан  чиста  булуына  да  зур  әһәмият  бирә,  авырганда  халык  медицинасы  чараларын  куллануны  кулай  күрә.  Апамның  яшь  вакытта  крючок  белән  бәйләгән  челтәрләрен,  аның  чиккән  өстәл  япмаларын  без  бүгенге  көндә  дә кадерләп  саклыйбыз,  апам  пешергән  тәмле  ашларны,   камыр  ризыкларын-аеруча  коймакларын  яратып  ашыйбыз.   Безне  җылы  бияләй-носкилар  белән  дә  Галия  апам  тәэмин  итеп  торды,  болардан  тыш  мамык  шәлләр,   кофталар  да  бәйләде,  бер сүз белән  әйткәндә: яшь  чагында   нинди  эшкә  тотынса  да  шуңа  кулы  ябышып  тора  иде.
Апам  һәр  эшне  төгәллек,  зур  җаваплылык  тоеп  башкара,  теге  яки  бу  ситуацияне  алдан  күрә  белә   һәм  бездән  дә  шуны  таләп  итә.  Шундый  апам  булу  белән  мин  чын  күңелдән  горурланам.
Кадерле  апам! Без  сине  олы  юбилеең  белән  котлыйбыз,  сиңа  исәнлек,  ныклы  сәламәтлек,  күңел  тынычлыгы  телибез!

Авырлыклар  артта  калган  булсын,
Бәхет  көтсен  иде  картлыкта!
Бәрәкәтле  имин  тормышларда
Яшә  әле,  яшә  шатлыкта!

Ходай  сиңа  сәламәтлек  бирсен,
Син   булганда  өебез  нур  чәчә!
Киңәшчебез,  терәгебез  булып,
Яшә  әле,  яшә  йөзгәчә!

Сине  яратып,   хөрмәт   итеп  барлык  туганнар  исеменнән  сеңлең  

***

Изге күңелле, искиткеч сабыр, олы йөрәкле апам! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш, бәхет телибез.
Синдәгедәй олы йөрәк, изге күңел
Бик сирәктер, әгәр булса да!
Башкаларны уйлап яшисең син,
Инде 50 яшең тулса да...

Иртән иртүк, “Хәлең ничек?” диеп,
Син сорыйсың, апам, иң элек.
Тормыштан  тәм табып яшисең син,
Һәр көн саен кылып изгелек.

Әти-әни, туганнарга гына түгел,
Чит-ятны да читләп үтмисең.
Барысына булышасың теләп,
Үзең берни өмет итмисең...

Башкаларга кылган изгелегең
Меңе белән кайтсын үзеңә.
Кайгы күрмә, матур гомер кичер,
Куанып кер гомер көзеңә!

Нинди генә теләк теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Исән-сау, озак яшә әле –
Без һәммәбез шушы теләктә.

***********************************************************

Әниебезгә 55 яшь
Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелебездән ике “бишле”лек юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар тулы мул тормыш телибез. Безгә һәрьяктан сокланырлык үрнәк булуыңа, кылган изгелекләреңә мең-мең рәхмәт, әни! Алга таба да әтиебез белән тигезлектә, һәммәбезгә олы терәк, оныкларыгызга кадерле әби-бабай булып яшәргә язсын!

Рәхмәт, әни, сиңа барысы өчен,
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында!

*     *     *
Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык телибез.

Көн дә иртән хәлне белә, ул – Әни,
Көн дә кичен хәл сораша, ул – Әни,
Авыр чакта хәлгә керә, ул – Әни,
Тик бер йөрәк барысын сизә, ул – Әни!

Борчу күрмә, игелек күр һәрвакыт,
Тыныч торсын йөрәккәең көнозын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарың күңел җылысын.

Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.

**********************************************************************

Тормыш иптәшемнең 50 яшьлек юбилее.
Тормыш киңлекләрен иңләгәндә пар канатым булып, борчу-мәшәкатьләремне, шатлыкларымны бүлешеп яшәүче, минем өчен назлы хатын, балаларыбыз өчен кайгыртучан әни булган кадерлебезне бәйрәме белән котлыйбыз!
Сөеклебез! Сәламәтлегең ныклы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетләрең мул булсын. Сөеп-сөелеп, һәр мизгелгә куанып, имин һәм мул тормышта яшә. Тәкъдирләрдә язган бәхетебез озын гомерле, гаиләбез имин, сәламәтлегебез ныклы булсын. Тигез тормышта, игелекле гомер кичереп, бер-беребезгә терәк булып, гаиләбезнең учагын сүндермичә, гомер көзләрен дә, кышларын да бергә каршылыйк.

Канатларны парлап каксаң гына,
Кыя тауга менү җиңел ул.
Минем өчен гомер буе шулай,
Сөеп туймас назлы ярым бул.

Шуңа да шул рәхмәт әйтеп яшим,
Язмышыма сине биргәнгә.
Насыйп итсен Ходай бергәлекне,
Гомер көзләренә кергәндә.

Ходай безне кавыштырган чакта,
Бүләк иткән бәхет алмасын.
Икебезгә тигез итеп бүлик,
Үкенечле гомер калмасын.

*     *     *
Кадерлебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Син бик кешелекле, мәрхәмәтле, олы җанлы, эшчән. Син безнең ныклы таянычыбыз, ышанычлы терәгебез. Барысы өчен рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, тынычлыкта, гаилә җылысын тоеп, балаларыбызның игелеген күреп, бәхеткә, шатлыкларга төренеп озак яшәвеңне телибез.
 

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, әбиең.

**********************************************************************************

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез, әбиебез _________________ __________ көнне 90 яшь тула.
Җир йөзендә иң кадерле кешебезне олуг юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Әниебезгә саулык-сәламәтлек, бәрәкәт, җан тынычлыгын югалтмыйча, безне – балаларыңны сөендереп яшәвеңне телибез. Синең укыган догаларың әле безне бик күп еллар сакласыннар, якласыннар.
Синең алдыңда баш иеп, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнарың.

 

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

2

0

0

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты