Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Иң матур котлау текстлары

Туган көнгә, йөрәктән чыккан иң матур котлау сүзләре

Якыннарыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, туган көннәре, юбилейлары белән котлау өчен иң матур татарча котлау текстлары.

ӘНИЛӘРГӘ КОТЛАУ ТЕКСТЫ

Әни! Син безне – биш балаңны җил-яңгыр тидерми үстереп, олы тормыш юлына чыгардың. Әле дә син безнең ныклы терәгебез. 
Гомерең авыр эштә үткән, тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакълеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең. Тормышыбызның маягы, безгә яшәеш чыганагы син.
Кадерлебез! Кояш гомере телибез сиңа. Ходай Тәгалә саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын. Гомереңне җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечтә үтәргә насыйп булсын, безне гел шулай каршы алып, имин булып, рәхәт итеп яшәргә язсын.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балам диеп өзелеп торганга,
Рәхмәт әйтеп баш иябез
Сиксән яшең тулганда.

***

Әниебезгә 80 яшь тулды.

Кадерлебез! Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни.
Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыбыз. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын, балалар һәм онык-оныкчыклар бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.

Аллаһ сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын аяк-кулларың.
Чирне белмә, кайгы-хәсрәт күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.

* * *

Әниебез! Сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә, оныкларыңа терәк һәм киңәшче булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Котлы булсын бәйрәмең,
Тыныч булсын күңелең.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерең.

***

Әниебезгә 80 яшь тула.

Бала чагы юклык, ятимлек, сугышы чоры вакытына туры килеп, тормышның ачысын- төчесен күп күрә әниебез. Әти белән тормыш корып, 5 бала сөеп үстергән. Безнең шатлык- борчуларбызны йөрәгең аша үткәреп торуың өчен рәхмәт, Әни! Синең укыган догаларың безне бик күп еллар сакласыннар, якласыннар.
Сине чын куңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле, хәерле гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге телибез. Алдагы көннәреңдә кадәр- хөрмәттә яшәргә язсын.

Борчу күрмә, игелек күр һәрвакыт,
Тыныч торсын йөрәккәең көнозын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарның күңел җылысын.

***

Кадерлебез! Гомерең синең намуслы хезмәттә үтте. Тырыш һәм тәвәккәл булдың, бервакытта да уфтануны, зарлануны белмәдең. Киң күңелле, сабыр, батыр йөрәкле, гаиләбезнең терәге син, әниебез! Без синнән үрнәк, көч алып яшибез. Биргән тәрбияң, үткен сүзең һәм киңәшләрең безне олы тормыш юлына чыгарды.
Мең-мең рәхмәт сиңа, кадерле кешебез. Шушы якты бәйрәмең көнендә сиңа күңел тынычлыгы, тән сихәте, шатлыклы көннәр телибез. Безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, балаларың, оныкларың, оныкчыкларың сине һәрчак сөендерсен. Киләчәктә дә куанычыбыз, җылы кояшыбыз булып, безнең янәшәбездә озын-озак яшә. 
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

 

ӘТИЛӘРГӘ КОТЛАУ ТЕКСТЫ

Сөекле әтиебез! Сине гомереңнең иң истәлекле көне – күркәм юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, мул, имин тормышта, әниебез белән гел дә шулай тигезлектә, күз карасыдай үстергән балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның яратуын тоеп, борчу-мәшәкать күрми, мәңге бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

Рәхмәт, әти, барысы өчен рәхмәт,
Булдың безгә һәрчак зур терәк.
Синең нәсыйхәт безгә гел кирәк,
Синдәй әтиләр җирдә бик сирәк.

* * *

Газизебез! Син безне ышанычлы канатың астында җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстердең. Бүген дә әниебез белән без балаларыңны, оныкларыңны төп нигезгә җыеп, барыбызны саклап, яклап яшисең. Ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр кеше син, тырышлыгың һәрвакыт безгә үрнәк. Гомерең авыр хезмәттә үтте – ___________ булып эшләдең, эш сөючәнлегең белән җитәкчелек һәм хезмәттәшләрең арасында ихтирам яуладың. Син бүген дә зур хөрмәткә лаек кеше. 
Киләчәктә дә сиңа тән сихәте, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар телибез. Әни белән бергәләп, бер-берегезне саклап һәм яклап, тигез гомер итегез. 
Рәхмәт сиңа шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт сөю белән баккан күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

***

Әтиебез! Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, сәламәтлек, тигез, матур картлык телибез. Син тормышта безнең барыбыз өчен дә олы теләк булдың. Киләчәктә дә безнең арабызда таза- сау булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәвеңне телибез.

Олы синең биргән киңәшләрең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын,
Син үтәсе гомер юлларың.

Без ялгышсак, кичерәсең,
Күңелең киң, беләбез.
Кичер, әткәй, сиңа күбрәк
Ярдәм сорап киләбез.

Аллаһ сиңа озын гомер,
Гомерле шатлык бирсен.
Кайгы- хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.

* * *

Кадерлебез! Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа рәхмәтле. Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Синдәй тормыш юлдашы, әти һәм бабай булу – олы бәхет, шатлык һәм горурлык ул. Әниебезгә ныклы терәк, балаларыңа һәрчак ярдәм кулыңны сузучы әти, оныгыңа яраткан һәм кадерле бабай син. Безне үстереп кеше иткәнең, биргән тәрбияң, җылы сүзләрең, алтын киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа. 
Гел шулай безнең терәгебез булып, исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта яшә. Әни белән  бергәләп, бер-берегезнең күңел аклыгын, җан җылысын тоеп, тигезлектә, шатлык-сөенечтә, озын-озак бәрәкәтле гомер кичерегез.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

 

ӘТИ-ӘНИГӘ КОТЛАУ ТЕКСТЫ

Җан җылыгыз белән йөрәгебезне җылытып, безнең өчен ут йотып яшәүче кадерледән-кадерле кешеләребез сез безнең! Үстердегез, кеше иттегез, олы тормыш юлына бастырдыгыз. Сез бүген дә безнең таянычыбыз, яшәү көчебез. Без балаларыгызны һәм оныкларыгызны бер учка җыеп тотасыз, яшәү көче бирәсез. Тормыш юлыгызда очраган сикәлтәләрне лаеклы үтеп, сабырлык белән, кулга-кул тотынып ___ ел бергә гомер итәсез. Гомер буе _______ эшләп, хезмәттәшләрегез алдында да, туганнарыбыз арасында да олы абруй казандыгыз. Киләчәктә дә безне сөендереп, сәламәт булып, тигезлектә, иминлектә, җан тынычлыгы белән гомер кичерсәгез иде. 

***

Сөеклеләребез! Сез йортыбыз яме, күңелебез җылысы. Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә сез бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да бүлешеп, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән ямь һәм тәм табып яшисез. Иңгә-иң куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, ___ бала үстереп, аларны олы тормыш юлына чыгардыгыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур итеп гомер кичерәсез. 
Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! Без сезне бик яратабыз. 
Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,
Безгә сезнең белән бик рәхәт.
Әти-әни, барысы өчен сезгә
Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

 

ЯКЫН КЕШЕҢНЕ ТУГАН КӨНЕ БЕЛӘН КОТЛАУ ТЕКСТЫ

Хөрмәтле________! Никадәр күркәм сыйфатларны үзеңә җыйгансың син: ачык йөзле, киң күңелле, көчле рухлы, сабыр һәм тыныч холыклы. Шуның белән бергә якыннарын өзелеп яратучы искиткеч кеше. Һәрберебезне  якты йөз, җылы сүз белән каршы аласың, кайгыртып торасың. Ходай биргән һәр көнгә куанып, булганына шөкер итеп, тормыштан тәм табып яши беләсең. 
Кадерлебез! Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр телибез. Алга таба да шатлыкта, иминлектә, хәләл җефетең белән тигезлектә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына куанып, һаман шулай безгә терәк булып, туганнарыгыз, якыннарыгызның җан җылысын тоеп озак яшәргә язсын. Алдагы көннәребездә дә йөрәгеңнең назын, кулларыңның җылысын, нурлы күз карашыңны тоеп яшәргә насыйп итсен. Тормышыбыз матур, өстәлләребез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын.
Бәхет теләп һәр көн таңнар атсын, 
Кояш көлсен күңел күгеңдә.
Теләкләрнең иң-иң изгеләрен
Без юллыйбыз туган көнеңдә. 

 

Хөрмәтле __________! Сез намуслы хезмәтегез, ярдәмчел һәм кешелекле булуыгыз белән тирә-юньдә абруй казанган кеше. Эшләгән бар яхшылыкларыгыз өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез Сезгә! Юбилеегыз белән котлап, теләкләрнең иң изгесен җиткерәбез. Иң мөһиме – алдагы гомер елларыгызда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, туганнарыгызның, якыннарыгызның шәфкатен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп гомер кичерергә насыйп булсын. Тормыштан ямь табып, ләззәт алып, гел елмаеп яшәгез, барлык хыялларыгыз, теләкләрегез тормышка ашсын. 
Гел кояшлы, киң һәм якты булсын,
Сезнең узар гомер юлыгыз.
Алда сезне якты өмет булып,
Бәхет көтсен, гел шат булыгыз.

Чын күңелдән туган көнегез белән 
Котлап сезне кояш елмая.
Үзгәрмәгез, һәрчак шулай 

Балкып яшәгез якты дөньяда. 

 

ХЕЗМӘТТӘШЛӘРНЕ КОТЛАУ ТЕКСТЛАРЫ

Хезмәттәшебезне 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Үз эшегезне зур осталык, төгәл һәм күңел жылыгызны биреп башкаруыгыз, тырыш, көчле рухлы, кешелекле, гадел, ярдәмчел булуыгыз белән Сез коллективта зур ихтирам яуладыгыз.
Куркәм юбилеегыз белән котлап, Сезгә алдагы тормышыгыздан ямь табып, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыгызның, оныгыгызның куанычын, якыннарыгызның игелеген күреп тормыш иптәшегез Резеда белән тигез, бәрәкәтле мул тормыш телибез!

Хезмәттәш дус, туган көнгә
Якты кояш сибә нурын.
Без дә аңа кушылабыз,
Бәхетләрнең сезгә иң зуры.

Сезне без бик яратабыз,
Гадел, тырыш булган өчен.
Һаман шулай гөрләп яшәгез,
Артып торсын яшәү көчегез.

Озак еллар бергә-бергә
Бүгенгедәй эшлик әле.
Бүгенге бәйрәм гомергә,
Истәлек булсын әле.

* * *

Хөрмәтле ___________! 
Бар кешене дә шатландырып ел да Туган көннәр килеп тора. Ә бүгенгесе бигрәк тә куанычлы. Хезмәт баскычының югарысына менгәне, уңышларга куана торганы. Сез ничәмә-ничә еллар ________ өлкәсендә гадел, намуслы эш башкарасыз. Оешмабызда озак еллар эшләү дәверендә хезмәттәшләрегез арасында тирән ихтирам һәм хөрмәт казандыгыз. 
Гаиләгез дә матур, йортыгыз кунакчыл. Күзләрне иркәләгән бу соклангыч тормыш юлы артында күпме акыл зирәклеге, кул тырышлыгы, сабырлык, уңганлык ята. Шушы рәхәтне булдырган алтын кулларыгыз сызлауны, тынгысыз җаныгыз ару-талуны белмәсен. Саулыкка тиенеп яшәргә, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта гомер итәргә язсын. Йөзегездә бәхет чаткылары сүнмәсен, уй-хыялларыгыз матур, туар таңнарыгыз тыныч булсын. Күркәм бәйрәмегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Тормыш иптәшегез, балалар һәм оныклар бәхетенә төренеп яшәргә язсын сезгә. Тигезлектә, саулыкта гомер кичерегез.
Бу юбилей әле тик бер баскыч
Биеклеккә барган юлларда. 
Сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар 
Юлдаш булсын бик күп елларга!

* * *

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне 60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, киләчәктә үтәсе елларыгызга һәм юлларыгызга яктылык, гаилә шатлыгы, ак бәхетләр,балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле, озын гомер кичерүегезне телибез.

* * *

Хезмәттәшебез көнне 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, балаларга төпле белем бирүче, тынгысыз, укытучылар арасында зур абруй казанган хезмәткәр буларак беләбез. Хезмәтебезгә ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гел шундый кадерле булып, балаларыгызның игелеген күреп, иптәшегез Хәлил белән тигезлектә, хәерле гомер кичерүегезне телибез!

Сабыр да сез, гади, кешелекле,
Кылган эшегез- бары игелек.
Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,
Бәхетегез булсын гомерлек!

* * *

Хөрмәтле __________! Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, иң матур теләкләребезне бүләк итәбез. Матур тормыш юлы узып, шатлыклы да, сагышлы да гомер тукталышына җиттегез. Оешмабызда күп еллар эшләү дәверендә коллективта зур абруй казандыгыз, олы ихтирамга ирештегез, хезмәтегезне яратып башкардыгыз. 
Киләчәктә дә Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет-шатлык, һәр көнгә куанып яшәвегезне телибез. Якыннарыгызның игътибар-ихтирамын тоеп, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын. Кәефегез – күтәренке, сәламәтлегегез – какшамас, гомерегез озын булсын. 
Гомерегезнең көзләре
Җитсә җитсен, үкенмәгез.
Кояш көн дә нурын чәчә,
Гел балкыгыз, сүрелмәгез.

* * *

ЛАЕКЛЫ ЯЛДАГЫ ХЕЗМӘТТӘШНЕ КОТЛАУ ТЕКСТЫ

Хөрмәтле хезмәттәшебез!

Сезне олы юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә алга таба да гел шат яшәвегезне, гомер сукмагыгыздан тигез баруыгызны, бәхетле картлык, җан тынычлыгы телибез.
Агымсулар кире акмагандай,
Кабат кайтмый үткән гомерләр.
Кайтмаса да яшьлек, картлыкта да
Күтәренке булсын күңелләр.

* * *

ТУГАННАРГА КОТЛАУ ТЕКСТЫ

Гомер уза, аккан сулар кебек...
Хөрмәтле җиңгәбез!
Сине юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Синең яхшылыкларың, файдалы киңәшләрең, ярдәмчелегең өчен сиңа Аллаһның рәхмәте булсын. Киләчәктә дә сәламәт булып, бергә-бергә яшәргә язсын.
Быел абыебыз белән тормыш корып яши башлавыгызга да 45 ел тула.

Тормыш юлын бергә башлагансыз,
Ахыргача бергә үтегез.
Авырлыклар килсә, бергә уртаклашып,
Шатлыкларны бергә бүлегез!
Тик бәхетле гомер итегез!

* * *

Кадерлебез, сине шушы күркәм гомер бәйрәмең белән котлап, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, күңел тынычлыгы телибез. Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, алдагы көннәреңдә дә куанычлар белән балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә, тынычлыкта кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын.

Котлы булсын юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

Ин изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызың, киявең, улың, киленең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

* * *

Кадерле кешебез! Сине ихластан гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрвакыт ныклы терәк һәм үрнәк. Безне кайгыртып һәм ярдәм кулы сузып яшәвең өчен мең рәхмәт. Алдагы көннәреңдә һәр туар таң күңел көрлеге, тән сихәтлеге, бәхет-шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Тормыш иптәшең белән тигез тормышта, муллыкта, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, уңышларына сөенеп, бәхетле гомер кичерүегезне телибез.

Бу гомерләр искән җилләр кебек,
Сизелмичә үтеп китәләр.
Гомер юлларыңда бәхет теләп,
Гел елмайсын якты иртәләр!

* * *

Якын кешебез! Өстәлегез тулы һәм түгәрәк булсын, үзегез сау һәм бай булыгыз, балаларыгыз тәртипле һәм тәүфыйклы булсын, акчагыз күп һәм куанычлы булсын, тормышыгыз тигез һәм матур булсын!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

11

10

5

3

3

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлау тексты туган көн котлау сүзе татарча котлау