Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Юл хәрәкәте иминлеге

Балтачта “Җәяүле” операциясе башлана

Дәүләт автоинспекциясе барлык катнашучыларны да игътибарлы һәм сак булырга чакыра

Балтач районында 2026 елда җәяүлене бәрдергән бер очрак теркәлгән. 2025 елда мондый  8 очрак булган, аларда 2 җәяүле һәлак булган, алтысы яраланган. Һәлак булучылар белән аварияләр җәяүлеләрнең  үз гаебе белән килеп чыккан. Аяныч хәлләр тәүлекнең караңгы вакытында була, күпчелек очракта бу киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган җәяүлеләр моңа сәбәпче була.     

2026 елның 24 июненнән 3 июленә кадәр җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү буенча чаралар үткәрелә.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм полиция участок уполномоченныйлары җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең бу эш өчен каралмаган урыннарда яисә светофорның тыюлы сигналына юлны кичү, тәүлекнең караңгы вакытында Торак пунктлардан читтә яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланмау белән бәйле хокук бозуларны булдырмау буенча максатчан эш алып барылачак.

Дәүләт автоинспекциясе барлык катнашучыларны да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүе алдыннан тизлекне киметергә кирәк. Җәяүлеләр, үз чиратында, юлны җәяүлеләр кичүләре буенча гына, ә чатларда - тротуар яки юл кырые буенча гына кичәргә кирәклеген истә тотарга тиеш. Транспорт чарасын йөртүченең хәрәкәттә өстенлек бирүенә инангач кына юл аша чыгарга рөхсәт ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәяүле