Йөк машинасы белән «Лада» бәрелешеп, ике кеше үлгән, үсмер кыз имгәнгән
Юл хәрәкәте иминлеге

Йөк машинасы белән «Лада» бәрелешеп, ике кеше үлгән, үсмер кыз имгәнгән

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән.

Татарстанның Баулы районында йөк автомобиле белән җиңел машина катнашындагы юл-транспорт һәлатендә ике кеше үлгән. Бу хакта "Татар-информ«га авария шаһитлары хәбәр итте. 

Новозареченск һәм Шалты бистәләре арасында «Лада» автомобиле белән Scania йөк машинасы бәрелешкән. 

Юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры урында ук үлгән. Яшүсмер кызны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән.

чыганак


Нет комментариев