Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Тиешсез урында урамны чыккан 75 яшьлек пенсионер хатынны йөк машинасы таптатып үтергән

Дәүләт автоинспекциясе юлларда сак булырга чакыра.

12 гыйнварда, 16:05 сәгать тирәсендә, Казанның Серов урамында 75 яшьлек хатын-кыз йөк машинасы астына кереп һәлак була. «Ситрак» автомобилен йөртүче 1976 елгы, аның 23 ел стажы булган.

Видеокамерадан күренгәнчә, пенсионер хатын светофорның яшел уты сүнеп, сарысы янгач, ике автомобиль арасыннан юлны чыга башлый. Ул йөк автомобиленә якын ук була һәм йөртүче, аны күрмичә, өстенә менә. Җәяүле авыр җәрәхәтләр алып, шул ук урында һәлак булган, дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре идарәсе Юл патруль хезмәте полкының 2 батальоны 2 ротасы командиры, полиция капитаны Владислав Богатов.

Шул ук вакытта, шул урындагы камерада өлкән яшьтәге тагын бер ир кешенең шулай ук ике автомобиль арасыннан чыгып киткәне күренә.

Дәүләт автоинспекциясе юлларда сак булырга чакыра.

erid: 2VtzqumtM4F

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqwfh92B