Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 декабрь – Халыкара чәй көне

Ел саен 15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә.

Без башка бер эчемлекне дә чәй кебек эчмибез. Шушы куе-сары хуш исле кайнар сыеклыктан башка бер кеше дә тора алмас кебек.

Чәй төсләре буенча яшел, кара, сары, кызыл була. Структурасы буенча: бөртекле, яфраклы, такта чәй була. Яшел чәй ракка каршы эчемлек булып санала. РФ Президенты В.В. Путин да яшел чәй генә эчә. Автобуста күңел болганганда да яшел чәйне коры килеш чәйнәргә кушалар.Тире ялкынсынганда, ашказаны язвасында да яшел чәй булыша. Чәйне җиләк-җимешләрдән, үләннәрдән дә хәзерлиләр. Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләрне барыбызның да эчкәне бардыр.Мондый чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар. Аларны шифалы чәйләр дип тә йөртәләр. Нарат җиләгеннән ясалган чәйне - ревматизм белән авырганда, кара җиләк чәен - эч киткәндә, ә каен җиләге чәен эчеп бавырда, бөердә таш барлыкка килүдән дәваланалар. Чәй көч бирә, йөрәкне тынычландыра, кан басымын түбәнәйтә, салкын тиюдән саклый. Кыскасы, татар чәйдән башка яши алмый.
Фото: http://forum.kinozal.tv

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250