Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

17 ноябрь — участок инспекторлары көне

Бер шимбәдә ирекле халык дружинасы члены буларак, Чепья мәдәният йортында үткәрелгән дискәтүктә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Эльдар Сәгтдинов җитәкчелегендә тәртип сакларга туры килде.

Залда, нигездә, кызлар бии, егетләрнең күбесе урамда, пивной бар, кибет тирәләрендә, бер ише мәдәният йорты алдында ук тәмәке пыскытып тора. Участок инспекторы җәмәгать урынында тартырга ярамый, дип кисәтү ясады. Кайда язылган ул закон, ишеткән юк, күрсәт, ди берсе, тәмәкесен ташларга уйламый да. Инспектор бу әдәпсез егетне мәҗбүриләп участокка алып керде. Арттан иптәшләре дә иярде. Гаебе юк, чыгар, диләр. Тагын әллә нәрсәләр сөйләп бетерделәр. Ипи шүрлегенә менеп төшәр идем, ничек түзәләр икән бу полицейскийлар дим яннадагы дружиначыга.
Законны аңлатып, кулына 500 сум штраф түләргә дигән беркетмә тоттырып чыгарды егетне. «Монысы пүчтәк әле, әллә ниләр кыланып бетүчеләре бар», ди инспектор. Сәгать 11ләрдә без ял итәргә кайтып киттек. Ә инспекторга пиво эчеп миңгерәүләнгән яшьләрне саклап төне буе йөрисе әле. Участок инспекторының бер эш көнен күреп, ходай сабырлык бирсен үзләренә дип кайттык.
Ел дәвамында шундый киеренке халәтләр, авыр көннәр күпме була микән!? Закон таләпләрен үтәмичә йөрүче аерым бер кешеләрдән халыкның иминлеген, тынычлыгын саклау юнәлешендә эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары көндәлек кирәкле һәм мөһим эш башкаралар. Шуңа күрә дә аларның хезмәтен олылап, 17 ноябрьдә ил күләмендә участок инспекторлары көне билгеләп үтелә. Аларны шушы һөнәри бәйрәмнәре белән чың күңелдән котлыйбыз, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә сәламәтлек, иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250