Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

18 май – Халыкара музейлар көне

Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында расланган булган. Шул көннән алып 18 май - безнең планетаның һәрбер почмагындагы барлык музей һәм аңа килүчеләр өчен истәлекле көн.

Зур һәм кечкенә музейлар бу көнне "ачык ишекләр көне", экскурсияләр, күргәзмәләр оештырып" тантаналы рәвештә уздыра. Районыбыз горурлыгы булган Чепьядагы "Халыклар дуслыгы", Карадугандагы "Себер тракты-Муса Җәлил", Шодадагы "Мирхәйдәр Фәйзи" музейларында да бу көнне зур чаралар оештырыла. Моннан тыш, һәр мәктәптә музей кабинетлар, авыл китапханәләрендә музей почмаклар эшләп килә.

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре, сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезнең барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, бетмәс иҗат дәрте телибез.

Хөрмәт белән "Хезмәт"леләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250