Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

25 еллык юбилей

Бүген, 27 гыйнвар көнне, Казан шәһәрендә Татарстан Министрлар Кабинеты каршында оештырылган Әфганистан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Төньяк Кавказ төбәге территориясендәге хәрби бәрелешләрдә һәм террорга каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы координацион советы утырышы булды.

Иң төп мәсьәләләрнең берсе - 15 февральдә Әфганистан Республикасыннан совет гаскәрләренең чыгуын - 25 еллык юбилейны лаеклы итеп билгеләп үтү. Урыннарда тантаналы чаралар 15 февральләрдә булса, 18 февраль көнне районнардан чакырылган делегацияләрне Корстон үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Минниханов кабул итәр, дип көтелә.

Шулай ук, 15 февральдә Республикадан бер төркем афганчылар Мәскәү шәһәренә, Россия Президенты В.В.Путин белән очрашырга юл тотачаклар. Һәр афганчыга тапшырылырга тиешле юбилей медальләре 2014 ел дәвамында үз хуҗаларына тапшырылачак. Ветераннарның тәкъдиме буенча бу медальләр урыннарда барлык сугышчыларга бер вакытта тапшыру күздә тотыла.

Районнарда чараларны югары әзерлек һәм оешканлык белән үткәрергә, бу юнәлештә афганчы ветераннар башлап йөрергә һәм урындагы хакимиятләрнең булышлыгына таянырга тиешләр, дип белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250