Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

26 май – эшмәкәрлек көне

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Кече һәм урта бизнесны үстерү - Республикабыз җитәкчелегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Эшмәкәрлек елдан-ел тормышыбызның барлык өлкәләренә дә ныграк үтеп керә. Балтач районында кече һәм урта бизнес өчен бөтен шартлар да бар.
Бүгенге көндә эшмәкәрлек эшчәнлеге районыбыз үсешендә зур әһәмияткә ия. Эшмәкәрләр район халкы өчен яңа эш урыннары булдыра, хезмәт күрсәтү төрләрен арттыра, бюджетны тулыландыра, районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, иганәчелек ярдәме күрсәтә. Хәйрия акцияләрендә катнашып, сез - эшмәкәрләр, балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль учреждениеләргә зур ярдәм күрсәтәсез.
Балтачның күпчелек эшмәкәрләре бәйрәмнәрне оештыруда үзләреннән зур өлеш кертә. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә!
Һөнәри бәйрәмегез белән сезне, эшмәкәрләр! Эшмәкәрлек идеяләрегез уңышлы тормышка ашсын, бизнесыгыз чәчәк атсын! Гаиләләрегездә иминлек, сәламәтлек телим!
Рамил Нотфуллин
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250