Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Агачлар сайлаганда

Безнең әңгәмәдәш Татарстан буенча «Россельхознадзор»ның фитосанитария бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттахов. - Әйтегез әле, бүгенге көндә базарда нинди генә җиләк-җимеш һәм агачлар сатмыйлар, сатып алучы бу очракта ничек сайлап алырга тиеш?

- Беренче чират сатып алучы үзенең хокукларын белергә тиеш. Сатыла торган һәрбер үсентегә сорт сертификатын сора. Бу үсентеләр безнең климатка яраклашкан, аларның прививкасы, этикеткалары булуы зарур. Үсентеләрне утырту өчен урынны дөрес сайларга кирәк. Кояшлы һәм җилле урын булачак уңышка нигез булып тора. Узган ел күбәләкләрнең күпләп үрчүе җиләк-җимеш агачларына куркыныч яный. Чөнки узган елгы салып калдырган күкәйләрдән быел личинкалар күпләп үрчергә мөмкин. Бу личинкалар, үз чиратында, үсентенең яфракларына, ботакларына зыян сала. Куак төпләрендәге чүп-чарны җыештырып юк итәргә, децис һәм башка препарат белән үсентеләрне эшкәртергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250