Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алдым чия... уңыш бирми

Көзге чорда һәвәскәр бакчачы булганнар да, булмаганнар да бакчаларына җиләк-җимеш агачы утырта. Соңгылары күп очракта базардан үсенте алып алдана. Чөнки кайбер намуссыз сәүдәгәрләр сатуга көньякта үсә торган үсентеләрне чыгара. Ә алар безнең як һава шартларына чыдам да түгел, яраклаша да алмый. Шуңа да әлеге үсентеләр кышның кырыс шартларына каршы торалмый,...

Көньяк сортларын үзебезнекеннән ничек аерырга соң? Һәрбер кулланучы да сатучыдан үсентенең сыйфатын, сортын раслаучы сертификат таләп итәргә хаклы, ә сатучы исә, үз чиратында, тиешле документны күрсәтүдән баш тартырга тиеш түгел. Әлеге сертификатның кемгә бирелгәнлеге, үсентенең исеме, сорты, категориясе, шулай ук озынлыгы, тамыр системасының төзелеше, нинди шартларга, авыруларга чыдам яки чыдам түгеллеге һәм башкалар язылган була. Үсенте турында тулырак мәгълүмат туплаган очракта гына сатып алып үстергән җиләк-җимеш агачыннан уңыш көтәргә мөмкин.
Кызганыч, сәүдәдә сертификатсыз үсентеләр еш очрый. Язгы-җәйге тикшерү рейды вакытында гына да күрше-тирә 6 районда шундый 15 очрак билгеле булды.
Хөрмәтле җиләк-җимеш үстерергә яратучылар! Беркайчан да алданмагыз! Безнең якларда җиләк-җимеш үсентеләре үстерү белән ТатНИИСХ, Татплодоовощпром» (Казан каласы), «Буа», «Нурлат-Октябрьский» ширкәтләре шөгыльләнә, сатып алганда боларга игътибар итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250