Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашату әйбәт, продукция мул

Кышкы чорда терлекләрдән югары продукция алыйм дисәң, кышлатуга күчеш чорында ук аларның продуктлылыгын киметмәү мөһим.

«Якты юл» җәмгыятендә инде 3 дистә елдан артык баш зоотехник булып районда танылган, тәҗрибәле белгеч Илдар Минһаҗев бу хакта ферма мөдирләрен дә, ветеринария табиблары һәм терлекчеләрне дә гел искәртеп тора. Терлекләрне ашату, абзарларны һәм терлекләрнең үзләрен дә чиста тоту турында чын хуҗаларча кайгырткач, сөт сентябрьдә дә, октябрь аенда да узган елгыдан сизелерлек артык җитештерелде. Хәзер дә үсеш белән баралар. Чөнки рацион шәп: көн саен 20шәр килограмм сенаж, силос, 5әр килограмм концентрат азык бирелә. Соңгысын ферментлар белән эшкәртәләр. Күп сөт бирүче сыерлар аерым савуга (раздойга) куелган. Аларына концентрат азык берәр килограммга арттырыла.
- Эш азыкта гына түгел, кеше факторы да зур роль уйный, - ди Илдар. Ике фермада да - Кунырда Розалия Галимуллина, Шодада Илфат Дәүләтшиннар үтә тәҗрибәле, эшне оештыра беләләр, терлекчеләр белән аңлашып, тыныч эшлиләр. Ә сыер савучыларның берсенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Фермаларга эшкә килергә сорап торучылар күп. Шундый конкуренциянең дә тәэсире бардыр бәлки, бик тырышалар. Терлекчелектә 27 ел эшләгән Фәрзия Закирова, Гөлназ Һадиева (21 ел), Флюра Әгъзамова (29 ел), Әлфия Һадиева (25 ел), Гөлнур Зиннәтуллина (17 ел эшләгән) һәр сыердан иң күп сөт савып алучылар. Гомумән тырыша «Якты юл» күмәк хуҗалыгы терлекчеләре. Ун айда 20 мең 745, узган ел шушы чордагыдан 693 центнерга күбрәк сөт җитештергәннәр. Октябрьдә узган елның шул аена карата үсеш 126 центнер тәшкил итә. Ел башыннан бер сыерга 5186 килограмм, анысы да узган елдан 173 килограммга артык сөт сауганнар. Соңгы айдагы бу үсеш - 32 килограмм.
Кышка керер алдыннан хуҗалыкның төзелеш бригадасы егетләре һәр ике фермадагы торакларга да җентекле ремонт ясаганнар, терлекчеләр өчен өстәмә уңайлыклар тудырылган. Бу ремонтка 2 миллионга якын акча сарыф ителгән. Фермалар биргән продукцияне сатып озакламый каплана ул чыгымнар диләр хуҗалыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250