Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ашламаң бармы?

Быел 1нче гыйнварга район хуҗалыкларында 174 тонна аммиак селитрасы, 1136 тонна катлаулы ашлама, 2694 тонна аммиак суы бар иде. Моның безнең җирләр өчен бик аз икәнен хуҗалык җитәкчеләре һәм агрономнарына аңлатасы юктыр, шәт.

Әмма яңа елга чыккач та минераль ашламалар туплау белән чын-чынлап шөгыльләнүче хуҗалыклар берничә генә булды. «Труд», «Яңа тормыш», «Татарстан», «Игенче», «Бөрбаш» җәмгыятьләрендә хәл чагыштырмача әйбәт. Ә менә Тукай исемендәге җәмгыятьтә бу көнгә 1 килограмм ашламалары да юк. «Уңыш»та 23 тонна аммиак селитрасы, «Борнак»та 17 тонна аммиак селитрасы һәм 40 тонна катлаулы ашлама гына бар. «Якты юл», «Сосна», «Кызыл юл», «Активист» һәм башка кайбер хуҗалыкларда да минераль ашламалар аз запасланган. Бу көнгә районда язгы чәчү өчен кирәкле ашламаның яртысы да юк. 11 февральгә нибары 686 тонна аммиак селитрасы, 1797 тонна катлаулы ашлама, 3696 тонна аммиак суы кайтарылган. 40 көндә ашламаларның беренчесе район буенча нибары - 592, икенчесе - 661, өченчесе 1000 тонна өстәлгән. Ә язгы чәчүгә 2 айлап кына вакыт калып бара. Ашлама бәяләренең айлап түгел, көнләп артып торганын аңлап, аларны хәзердән әзерләп кую буенча барлык ресурсларны файдаланырга кирәк. Коры орлык күмдереп кенә безнең җирләрдән әйбәт уңыш алып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250