Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авылның данлыклы шоферы

2013нче елның 13нче март көнне Кариле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрип Таҗиев 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан, юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хаты тапшырылды. - Бик күп сынаулар аша узып, ятимлек ачысы, сугыш афәте кичереп тә, ничек шушы яшькә җиттем икән? - дип каршы алды кунакларны...

2013нче елның 13нче март көнне Кариле авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрип Таҗиев 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан, юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хаты тапшырылды.
- Бик күп сынаулар аша узып, ятимлек ачысы, сугыш афәте кичереп тә, ничек шушы яшькә җиттем икән? - дип каршы алды кунакларны Шәрип абый.
Чыннан да, ул күргән газаплар, авырлыкларны күрергә беркемгә дә язмасын. Бик иртә әти-әнисез калып, тормышны туганнары белән җигелеп тарткан Шәрип 19 яшьтә сугышка алына, өч мәртәбә яралана. Сугыш тәмамлангач туган нигезенә кайта. Туганнары янында ике ай тора да, Аксубай районына шоферлыкка укырга китә. Документлы яшь шофер Норма МТСына эшкә керә.
- Иске машиналардан йөрерлек бер машина җыеп, аның белән шактый эшләдем әле. Аннан соң яңа машина бирделәр. Анысы белән ун ел йөрдем, - дип искә алды эшли башлаган елларын ветеран.
- Кариленең данлыклы шоферы, авылдашларыгызның иң хөрмәтле кешесе булуыгызны беләбез.
- МТСта төпләнеп, авылда вак-төяк эшләр генә башкарырга язмады миңа. Дөнья күргән кеше син дип гел ерак юлга җибәрәләр иде. Әйбер алып кайтасы булса да, башка районнарга барып нәрсә дә булса өйрәнәсе икән, гел миңа мөрәҗәгать иттеләр.
- Сезгә ышаныч зур булган. Өметләрне аклагансыз, димәк.
Кая да булса барасы булса «Мин Шәрип белән барам», «Миңа зинһар өчен Шәрип абыйны бирегезче, Казанга барасым бар иде», дип нәкъ менә аны сорап алуларын белү дә аның нинди кеше булуы турында күпне сөйли. Юбилярны тәбрикләргә килгән авыл җирлеге җитәкчесе Фәрит Абдрахманов та: «Студент вакытта Шәрип абыйның яхшылыкларын күп күрдек. Үтә дә мәрхәмәтле шофер булды ул», - дип яшьлек елларын искә алды. Шәрип Таҗиевны элеккеге хезмәттәшләре - химиялеләр дә онытмаган. Зур бүләкләр, ихластан әйтелгән теләкләр өчен чиксез куанды юбиляр. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев ветеранга Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырып, әлеге тагын бик күп еллар балалар һәм оныклар янәшәсендә сәламәтлеккә кинәнеп яшәвен теләделәр. Шәрип абыйга «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында йорт та салынган, балалар, оныклар, оныкчыклар янәшәдә, бар да яхшы, бар да әйбәт. Тик ни кызганыч, янәшәсендә ныклы терәге, сердәшчесе, таянычы Фәүзия апа гына юк шул. Шунысы бик сиздерә...
Рәсемдә: юбиляр Шәрип Таҗиевка Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырган мизгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250