Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне”

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояшта бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.

Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды.
Быел бу медальгә Балтач районы Яңгул авылында 62 ел бергә кулга кул тотынып, уйны уйга ялгап гомер кичерүче Гаптелбәр абый белән Нәзифә апа Гаптелбариевлар лаек булды.
2014 елның 8 июль көнендә Балтач мәдәният йортында юбилярларга медальне җылы теләкләрен юллап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гайнетдинов тапшырды.
Район ветераннар советы рәисе Абдуллин Р.А., шулай ук Яңгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Х.Гыйлманова юбилярларга матур теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук 2 номерлы балалар бакчасы нәниләре дә үзләренең матур җыр-биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр.
Бәйрәмдә яңа тормыш башларга ниятләп гариза биргән яшь парлар да катнашты. Гаптелбәр абый белән Нәзифә апа аларга тату гаилә серләрен ачып, изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250