Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтач районындагы вәхшилек

Әфган сугышында булып кайткан якташларыбыз Балтачта интернационалист сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында өмә үткәрделәр.

Аның территориясен, керү юлларын тәртипләделәр, чистарттылар, агачлар, декоратив куаклар утырттылар, клумбаларны рәтләделәр.

Әмма илебез чакыруы буенча кулларына корал алган райондашларыбыз хөрмәтенә куелган шушы истәлеккә кайберәүләрнең варварларча карашы күңелләрендә зур төер калдырды. Һәйкәл турысына ук хуҗалыкларында чыккан төрле калдыкларны ташлаганнар, узган елларда утырткан чыршыларны казып алып киткәннәр, кайберләрен казып чыгарып шунда ташлап калдырганнар. Обелискның кайбер өлешеннән брусчаткаларны да алып киткәннәр, чылбырлар юкка чыккан. Гомумән, утырып еларлык эшләр ясап киткәннәр. Чып-чын вәхшилек инде бу. Үткәнебезгә, тарихыбызга булган мондый әшәке караш данлы Балтачыбызның мактаулы кешеләренең данын бер дә ямьләми инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250