Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Балтачлылар, бүген китапханәчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз

Бөтенроссия китапханәләр көне бездә һәр елны 27 майда билгеләп үтелә. Ул китапханәчеләр көне дә булып тора.

Хөрмәтле китапханәчеләр!! Сез җиңел булмаган, ләкин күркәм хезмәт сайлаган һөнәр ияләре. Китапхәнәләр кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый, диләр. Районыбызның барлык китапханәләрендәз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр эшли. Алар безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата. Тынгысыз һәм тырыш хезмәтегездә уңышлар, үзегезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим. Бәйрәмегез котлы булсын!!!
Россиядә беренче китапханәгә 1037 елда Ярослав Мудрый тарафыннан нигез салына. Хәзерге вакытта Россиядә 150 меңнән артык китапханә бар, анда меңнәрчә югары квалификацияле хезмәткәр эшли. Әлеге бәйрәмнең төп бурычы - китапханәләрнең мәдәният, фән һәм мәгариф үсешенә керткән өлешен бәяләү.
Фото: kubyanbibl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250