Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Башладык...

Озын яллардан соң беренче эш көннәрендә нерв киеренкелеге туу ихтималы зур.

Озак дәвам иткән бәйрәм көннәреннән соң беренче эш көне үтеп бара. Кемгә ничектер ә ул миңа бик озын тоела, ә эшләү теләге бөтенләй юк диярлек. Бәйрәм арты депрессиясенә бирешмәс һәм тиз арада эшкә керешеп китү өчен, психология фәннәре докторы Сергей Петрушинның берничә киңәшенә колак салыйк.

"Беренчедән, акрынлык, эзлеклелек кагыйдәсен үтәү зарур. Нәрсәнедер тиз-тиз эшләп ташларга ашыкмагыз. Теге яки бу бурычны хәл итү өчен, күбрәк вакыт сарыф итәргә, әмма аны барыбер үтәргә кирәк. Биредә спорт белән чагыштырырга мөмкин: озын тәнәфестән соң, имгәнмәс өчен, күнекмәләр вакытында йөкләмәне акрынлап арттыру мөһим.

Икенче киңәш - эш өстәлендә, компьютерда һәм башта тәртип урнаштыру кирәк. Ягъни, җыештыру белән шөгыльләнергә, барысын да үз урынына куярга", - дип сөйләде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Сергей Петрушин.

Өченче киңәш итеп, психолог физик күнегүләр белән шөгыльләнүне атады. Ул аңлатып узганча, баш мие һәм тән бер-берсе белән бәйле, ягъни нормаль эмоциональ халәт өчен салмак физик күнегүләр үтәргә кирәк.

Озак дәвам иткән яллардан соң, кеше организмы эш халәтенә кире кайтыр өчен, ике атнага якын вакыт таләп ителергә мөмкин. Җитәкчеләргә дә, хезмәткәрләргә дә моңа тыныч карау зарур.

Фото: liveinternet.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250