Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер-бер артлы өй туйлары

6,14,19нчы июнь көннәрендә районыбыз җирлегендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы чоры ветераннарына яңа йортлар тапшыру тантаналары булып узды.

«Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында салына торган өйләрне тапшыру әле дә дәвам итә. 6нчы июнь көнне Балтач бистәсеннән сугыш каһарманының тол хатыны Сания Шакирҗанова (рәсемдә) һәм Чепья авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны исеменә тиңләштерелгән 1927нче елгы Антон Уразайкин, 14нче июньдә исә шулай ук чепьялылар, ирләре яу кырыннан кайтып вафат булган ветераннарның тол хатыннары, Мәмдүдә Нигамәтҗанова белән Матрена Гурьянова, ә 19ында Яңгул авылыннан Галия Закирова, Балтач бистәсеннән сугыш ветераны Гыйльван ага Гыйльмуллин һәм Чепья авылыннан Зәкия Зарипова белән Мәрьям Мөхәммәтҗановалар яңа нигезләрендә табын корып, район җитәкчелеге вәкилләрен каршы алдылар. Кунаклар арасында район хакимияте һәм башкарма комитеты җитәкчелегенең ихлас котлау һәм бүләкләрен тапшыручылар социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, район төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев, һәр авылда да җирлек рәисләре, төзелеш оешмасы хуҗалары, ветераннарның элекке эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр һәм һәрчак яннарында ярдәм кулы сузып торучы социаль хезмәткәрләрнең булуы да әлеге тантаналарга ямь өстенә ямь булды.
Ветераннарның шатлыктан балкыган йөзләре олы рәхмәт сүзләрендә дә чагылды. Алар шушы программа кысаларында үзләрен яңа, җылы, бар уңайлыклары булган өйле иткәннәре өчен җитәкчеләргә, төзүчеләргә изге теләкләрен кызганмадылар. Өлкәннәргә бу йортларда картлык көннәрен иминлектә, бәхет-шатлык белән үткәрергә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250