Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер көн генә түгел

Редакция белән тыгыз элемтәдә торган каләмдәшем Нурзада Сәмигуллинны табигать кешесе буларак та белә идем. Күптән түгел редакциягә кергәч, аңа 5 июнь көне уңае белән берничә сорау бирдем.

- Заманында район мәгариф бүлегендә экологик тәрбия буенча шактый эшләдегез. Ул чордагы хезмәтләрегезнең җимешләре күренәме?
- Ничек кенә әле. Ул чактагы экологик конференцияләр, балалар белән туган як табигатен өйрәнүгә, аны саклауга, баетуга багышланган дәресләр, экскурсияләр... берсе дә эзсез калмады. Алар кем генә булсалар да хәзер туган табигатебез турында да нык кайгырталар. Табигатьне саклауга юнәлдерелгән чаралар әле дә еш үткәрелә. 38 укучы белән моннан ун ел элек башланган «Парклар маршы» акциясендә хәзер 10 меңләп кеше катнаша.


- Хәзерге эшең Балтач спорт сарае белән бәйле бит. Бу санны каян алдың?
- Балтач дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре белән араны өзгәнем юк. Очрашып, эш-гамәлләре белән кызыксынып барам. Менә хәзер спортта танылган балаларга Татарстанның «Кызыл китабы»н бирә башладык.


- Табигать белән шулай якынаюың кайдан килә?
- Әтидән. Кукмара районы белән чиктәш ызанда гектарлы чыршы-нарат посадкасын авылдашлар Гәрәй урманы дип йөртәләр. Күз карасы кебек карап үстердек без аларны. Үсентеләрне сирәкләү, тәрбияләү өчен иртәнге өчтә торып килә идек. Аннан Смәел мәктәбендә укытучыбыз Ләлә апа да мәктәп бакчасында эшләтеп зур кызыксыну уятты.


- Алайса, экологик тәрбия бик кирәкле фал һәм әйбәт нәтиҗә бирә икән. 5 июнь уңаеннан нинди теләкләрегез бар.
- Бу көнне генә түгел, табигатебезне гел истә тотыйк. Халык арасында экологик тәрбияне тагын да яхшыртыйк. Балтачыбыз, аның елгасы, инешләре буйлап йөргәндә теләсә ничек ташланган көнкүреш калдыклары да күренә. Тик сындырып киткән агач ботакларын, куакларны күрсәм эч поша. Халкыбыз арасында һаман да экологик культура тәрбияләп җиткерә алмыйбыз шул әле дип йөрәк борчыла. Табигать белән матур мөнәсәбәттә булыйк.
Әңгәмәдәш Хәлил НӘКЫЙПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250