Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Беренчесе Аланда

«Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы быел үзенең йөрешен районның шактый еракта урнашкан Алан авылыннан башлады.

Бу авылда 4 гаиләдә инвалид балалар тәрбияләнә икән. Раил, Нәфисә, Фәнис, Ясминә - һәркайсының өйләрендә булып хәлләрен белештеләр, бригада белән чыккан медицина хезмәткәрләре урында ук аларның сәламәтлекләрен тикшерделәр, киңәшләрен бирделәр. Бу төбәктә аз тәэмин ителгән гаиләләр дә дүртәү икән. Алар белән район социаль яклау бүлегеннән килгән хезмәткәрләр кызыксынды, тормыш шартларын яхшырту буенча мөмкинлекләрне барлап конкрет чаралар билгеләделәр.
Тәртипсезләнеп йөреп балаларын тәрбияләү турында оныткан гаиләләр дә шушы үзәк җилкәсендә бит әле. Үзәктән читтәге тыныч кына Алан авылында да андый бер гаилә бар икән. Бу йортта да булдылар. Әни кеше тәртипкә утыра башлаган бугай, балаларына игътибары арта бара дип сөенеп чыктылар алар. Аланда өч кешегә тормыш алып баруда ярдәм итү өчен социаль хезмәткәр билгеләнгән. Бригада членнары бу йортларда да булдылар, аларның һәркайсы үзләренә булышып торучы кешеләрдән канәгать.
Аланда өлкән яшьтәге кешеләр икәү: берсе - 1925нче елгы Габделгани Нәҗипов, икенчесе 1927нче елгы Гөлчирә Фәйзрахманова. Икесе дә әйбәт тәрбиядә яшиләр. Соңыннан авыл мәдәният йортында халык белән очрашу үткәрелде. Монда килгән кешеләр нигездә авылны эчә торган су белән тәэмин итү, юлларны чистарту мәсьәләләрен күтәрделәр. Бөрбаш җирле үзидарә рәисе Сәйдәш Хәкимов, «Бөрбаш» җәмгыятенең Аландагы идарәчесе Миннегали Шакиров бу сорауларга төпле җавап бирделәр. Мәсәлән, эчә торган суны җәйләрен бакчаларны сугаруга тотмасаң кытлык булмаячак. Димәк, авылда су җитәрлек булсын өчен аны кирәгеннән артык сарыф итмәскә кирәк, сугару сезонында күрше күршесен кисәтеп торсын. Юлларны кардан чистарту буенча да әзрәк өзеклек булу белән чаң сугалар икән. Җәмгыятьнең берничә генә тракторы авыллардагы бөтен урамнарга да берьюлы керә алмый ич. Бигрәк тә кар күп һәм еш явып торса. Медицина хезмәтенә, суга түләү буенча сорауларга да тыныч кына төпле җавап бирде җитәкчеләр. Очрашуны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина килгән кешеләр канәгать калырлык итеп җанлы алып барды. Соңыннан район мәдәният үзәге үзешчәннәре бик матур концерт күрсәтте.
Рәсемдә: мәдәният йортында очрашудан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250