Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бездә – бәйрәм, бездә – юбилей!!!

Бу көннәрдә коллективыбыз сөенечле мәшәкатьләр белән кайный. "Хезмәт"ебезнең 85 еллык юбилее дип мәш киләбез.

Өлкәннәрне, ветераннарны, элек эшләп китүчеләрне барлыйбыз, истәлекләр туплыйбыз, кунаклар чакырабыз, котлаулар кабул итәбез. Башкача була да алмый, безнең өчен генә түгел, районыбыз өчен дә зур бәйрәм, чираттагы мөһим бер юбилей бит бу. Район язмышын бер гасырга якын үз битләрендә чагылдырган, "ташка бастырып", мәңгелек "хәтергә" беркеткән газетабызның, шушы еллар эчендә хезмәтләре кергән һәркемнең зурдан кубып бәйрәм итәргә хакы бардыр дип уйлыйбыз. Шул исәптән укучыларыбызның да.

85 еллык тарихы булган "Хезмәт" газетасы нәшер ителә башлаган көненнән алып, бүгенгәчә, меңнәрчә райондашларыбызның - берничә буын укучыларыбызның сердәшчесе дә, якын дусты да булды. Әгәр тегелмәләргә күз салсаң, гаҗәпкә каласың: бу елъязмаларга барысы да сыйган - анда сәясәт тә, тормыш-көнкүреш тә, еллар, чорлар кайтавазы, язмышлар һәм ялгышлар да, халкыбызның уй-ниятләре, шөгыль-кызыксынулары - бар да бар. Тарих өчен бары бер мизгелгә тиң бу еллар район газетасы өчен бик күп вакыт, үтелгән тулы бер дәвергә тиң шул. Бу еллар эчендә күпме кешенең йөрәк җылысы, ышанычы, дөньяга карашы аңарда чагылыш тапкан һәм күпме кешенең тынгысыз хезмәте кергән!

Үз гомерендә өч тапкыр исемен алыштырган "Хезмәт" газетасы үз бәйрәмен дә үзгәреп, яңарып каршылады. Гыйнвардан 8 битле булып, атнага бер тапкыр нәшер ителә башлады. Эксперимент тәртибендә генә булса да, моңа үзебез дә, абунәчеләребез дә шактый икеләнеп кенә күчкән идек. Инде дүрт айлап вакыт үткәч, газетаның эчтәлегендә, темалар төрлелегендә барлыкка килгән үзгәрешләрне күреп, бу юлның дөреслегенә ышандык. Безне хуплаган, теләктәшлек иткән укучыларыбызга без бик рәхмәтле.

Дөрес, редакция коллективы атнага ике тапкыр чыга торган газетаны да укылышлы итү өчен күп тырышты. "Хезмәт" десанты" белән кече авыллар, хуҗалыклар, җирле үзидарәләргә барып, тупланмалар бирү, "Биш сорауга - биш җавап", "Кара-каршы", "Түгәрәк өстәл" сөйләшүләре гади әңгәмәдән үзенчәлекле формага күчәргә, укучыны кызыктырырга мөмкинлек бирсә, "Район сулышы", "Яшәеш", "Сокландыра бу өлкәннәр", "Сәламәтлек", "Спорт", "Дин һәм тормыш", "Кеше һәм закон" сәхифәләрендә район тормышын төрле яклап яктыртуны максат иттек. Билгеле, гади хезмәт кешесе дә, танылган якташларыбыз - шәхесләр турындагы язмаларга да газетабыз битләрендә даими урын бирелде. Авыл хуҗалыгы районы буларак, авылларыбыз, анда яшәүчеләрнең уй-мәшәкатьләре, проблемалары да безнең игътибардан читтә калмады. Сезонлы, әмма киеренке кыр эшләре чорында да, кышкы айларда да хезмәт коллективларында, эш урыннарында булып, алар белән аралашу, фикер алышулар берсеннән-берсе җылы язмаларга нигез булды. Газета еллар дәвамында килгән традицияләргә дә тугры калды, ел саен нинди дә булса яңалык кертүдән дә курыкмады.

Газетабыз һәм сайтыбыз соңгы еллар эчендә күптөрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулады. Безнең белән даими тыгыз бәйләнештә эшләүче хат ташучыларыбыз да ел саен "Татмедиа" үткәргән бәйгеләрдә җиңү яулый, районыбыз җитәкчелеге дә, аңлап, эшчәнлегебезгә югары бәя бирә, коллективыбыз да сәләтле, тырыш. Кыскасы, 85 еллык бәйрәмебезне бәрәкәтле иҗат багажы, өлкәннәр фатихасы һәм киләчәккә матур өметләр белән каршыладык.

Уртак бәйрәмебез белән Сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250