Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген – 9 февральдә Халыкара теш табиблары көне

Теш сызлаганда Аполлонияне искә алырга, аңа атап дога кылырга кирәк дигән легенда бар. Бу дата аның фаҗигале үлеме белән бәйле. Аполлония исемле кыз турында алдарак белерсез...

Русиядә теш сызлаудан интегүчеләр бик күп икән. Имән кебек нык, энҗе бөртекләре кебек тезелеп киткән, сау-сәламәт тешле кешеләр сирәк, ди теш табиблары. Бездә һәр ике баланың берсендә кариес, дип белдерәләр алар. Олыгая барган саен ул тагын да арта. Өлкән яшьтәге кешеләрнең авызында, гадәттә, нибары 5-6 үз теше кала (алары калса әле). Шулай ук аңкау канау, тешкә таш утыру кебек авырулар да бездә киң таралган.
Статистика буенча, Русиядә инде 6 яшьлек балаларның 88 процентында шундый авырулар күзәтелә. 35-40 яшьләрдә, аннан соң 65ләрдә авыз эчендәге хәлләр тагын да мөшкелләнә. Теш сызлау ашказаны, хәтта йөрәк авыруларына китерә, зәгыйфь тешләр исә бик мөлаем кешене дә ямьсезли. Кыскасы, теш авырту, тешсез калу уен эш түгел. Ярый әле хәзер шәһәр урамнарында чат саен стоматологияләр бар (кыйммәт булсалар да), район җирендә дә теш табибына еш йөриләр. Элек бит теш дәвалауны бөтенләй белмәгәннәр. Русиядә, мәсәлән, 1810 елдан соң гына тешләрне дәвалый башлаганнар. Теш табибы һөнәренә укыта торган мәктәп беренче тапкыр 1881 елда Петербургта ачылган. Мәскәүдә исә шундый мәктәп 1892 елда гына барлыкка килгән. Тора-бара, теш табибы булу өчен югары белем таләп ителә башлаган...

Ә теш табиблары көне болайрак барлыкка килгән. Александрия дигән шәһәрдә танылган бер зур түрәнең Аполлония исемле кызы яшәгән. Бөтен шәһәр халкы берьюлы берничә Аллага табынганда, ул бер Христоска ышанган. Шуның өчен аны төрле җәзаларга тартканнар, бөтен тешләрен йолкып алганнар. Аполлонияне тереләй утта яндырасы көнне кыз утка үзе ташланган. Бу вакыйга 249 елның 9 февралендә булган. Теш сызлаганда Аполлонияне искә алырга, аңа атап дога кылырга кирәк дигән легенда да бар. Шуннан бирле тешләре йолкынган, теш тамырлары сызлап интеккән мескен Аполлония теш табиблары өчен изге саналган һәм ул үлгән көн тарихка аларның һөнәри көне буларак кереп калган.

Безнең илдә дә 9 февраль инде күптәннән стоматологлар көне буларак билгеләп үтелә. Тик бу көн бездә бик популяр түгел әле, аны күпләр белми дә. Ул көнне теш табиблары да эшли. Ял итми. Шулай булгач, 9 февральдә теш дәвалатырга баргач табибларны һөнәри бәйрәмнәре белән котларга онытмагыз.

Кариле теш дәвалау поликлиникасында эшләүче һәм шулай ук шәхси кабинетлар булдырып, халыкка түләүле хезмәт күрсәтүче барлык теш табибларын һәм хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.
Фото: healthydent

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250