Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә

1948 елдан ел саен 7 апрельдә Дөньякүләм сәламәтлек көне билгеләнеп үтелә.

Ел саен Дөньякүләм сәламәтлеккөне өчен җәмәгатьчелек сәламәтлек саклавының нинди дә булса өстенлекле өлкәсен яктыртучы тема сайлана. Бу көндә бөтен берләшмә кешеләре сәламәтлекләрен яхшыртырга булыша ала торган чараларда катнашу өчен мөмкинлек алалар. 2014 елдагы Дөньякүләм сәламәтлек көненең темасы - трансмиссив авырулар. Кешеләргә һәм хайваннарга йогучы бик күп төрле паразитларны һәм авыру барлыкка китерүче микроорганизмнарны йоктыру өчен җаваплы булган озынборыннар, москитлар, кандалалар, талпаннар кебек йогыш таратучыларның иң киң таралганнарының кайберләренә игътибар биреләчәк. Шулай итеп, мәсәлән, озынборыннар малярияны һәм денге дигән авыруны гына түгел, лимфа филяриозын, чикунгунью дигән авыруны, япон энцефалитын һәм сары бизгәкне дә йоктыралар. 2010-2013 еллар чорында маляриянең 9 очрагы теркәлгән. 2013 елда Татарстан Республикасында, төгәлрәк әйткәндә, Казан шәһәрендә, маляриянең 2 очрагы теркәлгән. Авыруның таралуын булдырмас өчен кулланылучы ысуллар профилактика дару чараларын, озынборыннарны бетерүне һәм озынборыннарның тешләвен булдырмас өчен кулланылучы чараларны тәшкил итәләр. Хәзерге вакытта маляриягә каршы вакцина юк, ләкин аны эшләп чыгару өчен актив тикшеренүләр алып барыла. Балтач районы сәламәтлек өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне шушы истәлекле көн белән котлыйбыз, ә Балтач районы баш табибы Газинур Давлиевны бүген билгеләп үтә торган туган көне белән дә чын күӊелдән тәбриклибез! Һәр кеше сәламәт булсын!
Фото: http://www.xn--80afnbsvg2ge.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250