Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Халыкара "Рәхмәт" көне

11 гыйнварда - иң әдәпле бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара "Рәхмәт" көне бәйрәм итеп үтелә!

Әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән. Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында "Иң илтифатлы көн" буларак билгеләмәгәннәр.

Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз.

Үз-үзеңне әдәпле тотарга кирәклеге турында без инде бәләкәйдән үк беләбез. Тормышта гына ул "җылы сүзләрнең" мәгънәсе турында уйланып тормыйбыз. Ләкин ул сүзләрнең чын мәгънәсендә сихри көчкә ия булуы күренеп тора - кешеләр ул сүзләр аша бер-берсенә шатлык бүләк итәләр, игътибарлы икәннәрен күрсәтәләр һәм күңелләрдә яхшы тойгылар гына уяталар. Ә ул тойгыларсыз яшәү рәвеше дә караңгы һәм ярлы булыр иде.
Юкка гына барлык туристларга дип чыгарылган юл күрсәткечләрендә "рәхмәт" сүзе беренчеләрдән булып күрсәтелә һәм чит ил кешеләре белән аралашырга ярдәм итә)
Рус сүзе - "Спасибо" - "спаси Бог" сүзеннән алынган дип карала. Ә безнең "рәхмәт" сүзе гарәпчәдән килгән һәм "аяу", "кичерү" "мәрхәмәт итү" дип , яисә яхшылыкка җавап итеп әйтелә торган сүз итеп аңлатыла)
Дөрес, хәзерге заманда арабызда, рәхмәтне кесәгә салып булмый, диючеләр дә очрап куя. Шулай да дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга һич ярамый... Бу көндә чит илләрдә туганнарга, әти-әниләргә, башка якын кешеләргә кулдан эшләнгән открыткалар, чәчәкләр, төрле татлы ризыклар бирү гадәткә кергән. Әйдәгез без дә бер-беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик. Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик!
Чыганак: tatarile.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250