Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Халыкара сукырлар көне

Дөньяның барлык илләрендә 13нче ноябрьне Халыкара сукырлар көне дип билгеләп үтәләр. Россиядә исә аны «Ак таякчыклар көне» («День белой трости») дип тә атыйлар.

Ак таяк күрмәүче инвалидның эмблемасы. Мондый инициативаны беренче тапкыр Америка Кушма Штатларында Халыкара Сукырлар Федерациясе күтәреп чыга.
1745нче елның 13 ноябре - тифлопедагогикага һәм Франция белән Россиядә күрмәүчеләр өчен уку йортларына, предприятиеләргә нигез салган танылган педагог Валентин Гаюиның туган көне. Халыкара сукырлар көне шул датага туры китерелгән һәм билгеләп үтелүенең максаты белән хөкүмәтебезнең һәм җәмәгатьчелекнең, шулай ук җирле оешмаларның игътибарын күрмәүче инвалидларның социаль проблемаларын хәл итүгә, аларның ихтыяҗларын һәм ирекләрен яклауга, тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Кайда гына булмасын, урамдамы, транспорттамы, җәмәгать урынындамы, без аларга ярдәм итәргә һәм игътибарлы булырга тиеш.
Фото: http://www.liveinternet.ru/tags/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250