Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген курсант, иртәгә солдат

Нормадагы һөнәр лицеенда 1 февральдән бирле оборона-масса айлыгы бара. Һәр атнаның шимбәсендә узган көннәрдәге эшләргә йомгак буларак зур чара үткәрелә. Узган шимбәдә мастер Рафис Галиев әзерләгән ачык тәрбия сәгате бик эшлекле булды.

«Ватанны саклаучылар көне» якынлашуын да искә алып тәҗрибәле остаз дәрес темасын «Ватанны саклау - безнең изге бурыч», дип куйган иде. Анда Знче курсның ике группа курсантлары бик актив катнаштылар. Өлкән абый-апаларының башларыннан үткән гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та тасвирламаларын, дәлилле киңәшләрен йотлыгып тыңладылар. Мастер Рафис Галиев үзе 2 елдан артык армиядә хезмәт итеп кайткан. Казахстан комлыкларында, эссе кояш астында «Дуслык, бердәмлек теләсә нинди очракта каушап калмаска, алга куелган бурычларны үтәп чыгарга ярдәм итте», диде ул. Аның улы Рафил дә бер-ике ел элек кенә солдат икмәге ашап, чыныккан егет. Хәзер үз эшен ачып җибәреп, башкаларны да эшле иткән. Курсантлар алдында чыгыш ясаган мастерлар Фаил Фазлыев, Рузил Хаҗиев, Илфат Шакиров кайчандыр чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнар. Армиядә булып кайтуның зыянын күрмәдек, безгә бик зур тормыш мәктәбе булды ул, диләр. Солдатта йөреп кайткач, кызлар да бөтенләй икенче төрлерәк, хөрмәт белән олылап карый башлаганнар үзләренә, эшкә урнашканда да солдатта хезмәт иткән дип, ышанычлырак караганнар. Укытучылар Хөрмәт Гатауллин, Илфат Абдуллинның чыгышлары да Ватанга тугрылык, аны саклаучы армиягә ихтирам хисләре белән сугарылган иде.
Һөнәргә өйрәнү белән беррәттән әнә шундый идеологик тәрбия дә алган ир-егетләр училищены тәмамлагач, армиягә барудан качып йөрмиләр. Үзләре белем алган училище коллективына, анда үзләштергән һөнәрләренең армия хезмәтендә дә нык ярдәм итүен күрсәтеп, рәхмәт әйтеп, солдаттан хатлар язалар. Менә әле армиядә хезмәт итүче Норма егете Рифат Гаязовтан шундый хат килеп төшкән. 1991 - 2001 нче елларда хезмәт иткән егетләрдән килгән хатлар да саклана биредә. Егетләр хезмәт срогын тутырып кайткач та укытучы остазларының хәлен белергә кереп чыгалар. Үзләренә төпле һөнәр биргәннәре, тормыш көтәргә өйрәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр. Ә бәйрәм хөрмәтенә училищеда бөтен коллектив катнашында зур чара оештырыла. Күп төрле спорт уеннары, ярышлар үткәрелә һәм бу көнне табыннар да бәйрәмчә була. Мондый чараларда берсеннән-берсе уздырып актив катнашучы курсантларны күргәч, менә кайда икән чын егетләр, Ватан иминлеген ышанып тапшырырдай чын солдатлар дисең.
Рәсемдә: мастер Р.Галиев малайлар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250