Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген өлкәннәребез Балтач буенча экскурсиягә чыкты

Бүген ункөнлек кысаларында өлкәннәр өчен район буенча экскурсия үткәрелә.

Мондый чара берничә атна элек үткән иде инде. Район җитәкчелеге өлкәннәрнең теләкләрен искә алып, тагын үткәрергә булды. Ветераннар иң элек Кенәдәге мәдәният йортын күзәтте. Аннан соң Таузардагы күпфункцияле үзәктә, Карадугандагы спорт мәйданчыгында булдылар. Балтачтагы яңа салынган балалар бакчасын, ял паркын да өлкәннәребез кызыксынып күзәтте. Алар шулай ук Бөрбаш, Салавычтагы белем йортларында булып, хуҗаларның уңышлары, мәгарифтәге яңалыклар белән якыннан танышты. Кыскасы, ветераннарыбыз экскурсиядән бик канәгать калганнарын белдереп, оештыручыларга, бигрәк тә, һәрнәрсәне тәфсилләп сөйләгән, сорауларга аңлаешлы итеп җавап биргән экскурсия белән җитәкчелек иткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка рәхмәтле булуларын җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250