Бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның юбилее
Язның беренче көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Ул 1957нче елның 1нче мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туган. 1978-1993нче еллар аралыгында ул Сабада инженер вазифасыннан алып Биектауның район башлыгы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
1996нчы елдан Татарстанның финанс министрлыгын җитәкли, ә ике елдан республикабызның премьер министры итеп билгеләнә. 2010 елның 15нче мартыннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасында.
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәккә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев