Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүген Россия матбугаты көне

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.

Газета Мәскәүдә дә, Санкт-Петербургта да нәшер ителгән, шул ук вакытта даими исеме булмаган диярлек - «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип тә аталган. 1870 елның 1 гыйнварыннан почта учреждниеләрендә Россия һәм чит ил басмаларына язылу тәҗрибәсе кертелгән. Бу вакытлы матбугатка язылу үткәрү турында беренче карар булган. Ә 1914 елда илдә өч меңнән артык газета һәм журнал нәшер ителгән. 1917 елдан башлап Россия матбугат көне 5 майга - төп совет газетасы - "Правда" чыга башлаган көнгә күчерелгән һәм Совет матбугаты көне дип үзгәртелгән. Бары 1991 елда гына РФ Югары Советы Президиумының 28 декабрьдә кабул ителгән "Россия матбугаты көне турында"гы карары белән Россия матбугаты көне 13 гыйнварга күчерелгән.
Шунысын да әйтеп узарга кирәк, 1830 елның 13 гыйнварында "Литературная газета"ның беренче саны дөнья күргән. Белгечләр бәяләвенчә, 2009 елның 1 гыйнварына Россиядә 33 меңнән артык басма матбугат теркәлгән - бу 2000 ел белән чагыштырган вакытта бер ярым тапкыр артыграк. Аларның яртысыннан артыгы газета, аннары журналлар һәм бары аз өлешен генә басма вакытлы матбугатның башка төрләре тәшкил итә. Уртача алганда, көн саен абунәчеләргә 20 миллионннан артык төрле газета-журналлар тарала. 1997 елдан башлап, бу көнне Россия Президентының ММЧ өлкәсендә премияләре һәм яшь журналистларның проектларына ярдәм итү өчен грантлар тапшырыла.
Чыганак: tnv.ru
Фото: wikimo.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250