Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген су асты флотчылары көне

19нчы мартта ел саен су асты флотчылары үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу көнне безнең Балтачта да көтеп алган һәм тантана иткән райондашларыбыз яши.

Су асты флотында 70нче еллар башында хезмәт итеп, икешәр-өчәр ай су астыннан чыкмыйча, океаннар аша дөнья буйлап әйләнгән якташларыбызның берничәсе бәйрәмнәре алдыннан редакциядә дә булып киттеләр. Аларны истәлек өчен фотога төшердек.
Сулдан-уңга утырганнар: Наил Хөснетдинов, Илгиз Гайсин, басып торганнар: Равил Гарифуллин, Рәис Ибраһимов һәм Радик Сабиров. Равил Түбән Кенә аавылында, калганнары Балтачта тора. Үзара аралашып, гаиләләрендә үзләрен гел кирәкле тоеп, киңәшче һәм ярдәмче булып бәхетле яшиләр.
Хәрби - диңгез флоты ветераннары җәмгыятенең Балтач районындагы бүлеге рәисе Наил Хөснетдинов райондагы барлык су асты флотчыларына кайнар котлау сүзләре ирештерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250